Accessibility links

Татарның искитмәле аңсызлыгы


Сулда Оренбур өлкәсенең Бозаулык шәһәреннән, миллионнарча сум бурычтан качып Украинага каршы сугышка киткән Наил Нуруллин
Сулда Оренбур өлкәсенең Бозаулык шәһәреннән, миллионнарча сум бурычтан качып Украинага каршы сугышка киткән Наил Нуруллин

Бурычка бату чарасызлыгыннанмы, әллә инде гади аңсызлыктанмы, Донбасста "урыс дөньясы" өчен сугышкан Наил Нуруллин һәм аның кебек татарлар алар – татар исемен йөрткән монстрлар.

Монда элекке Германиядәге фашистларны һәм антифашистларны параллель мисал итеп китерү бик урынлы: Нимес антифашистлары "үз Германияләренең" сугышта җиңелүен теләгән, шуның өчен көрәшкән, һәлак булган... Әгәр алар, әйтик, 1941 елның җәендә үк уңышка ирешеп, Германия җиңелсә, ничек булыр иде? Германиягә бик зур файда булыр иде! 1944 елда, 1945 елның январенда уңышка ирешсәләр дә файда булыр иде! Бәлки Пруссияне, Эльзас һәм Лотарингияне нимес җирләре итеп саклап кала алырлар иде, һичьюгы.

Ә бүгенге бу конкрет очракта исә, аны бик нык "аңларга" тырышканда да, әле шунысын да әйтеп була Донбасска урыс нацизмы белән котырган урысларның сугышка китүе бер хәл, алар, ичмаса, үзләренең "урыс милләте", "урыс теле", "урыс дөньясы" дигән булып хисләнә, ә менә татар ул сугышка нәрсә дип бара?! Башында акчага омтылудан башка бүтән берәр хисе бармы бу Бозаулык кешесенең? 1930нчы елларда ук Донбасстан йөз меңнәрчә татарны куып сөрүләрен генә истә тотса да, бераз уйлар иде, кем ягында сугышам икән дип. Юк, уйламый, бу бит коточкыч кеше, бу монстр!

Танышлардан берәү Чечня сугышыннан шул чакта коточкыч зур булган 60 мең сумга баеп кайтып, бер ел эчендә асылынып үлде (әллә астылар инде шунда). Андыйларны түгел, шулар урынында үзем булсам, мин үземне дә жәлләмәс идем! Чөнки, кешеме син, түгелме, кеше булсаң, нинди кеше, сине ходай ни өчен яралткан? Юньле-башлы кеше хәттә баеп кайткач та бәлки шуны уйлыйдыр... Әммә әле шунысы "җенләндерә" – уйлый торган кеше асылына да үлә, ә уйламый торганы, чын табигате белән бандит-хәшәрәт яшәп кала, җитмәсә әле үзе кебек үк бер көтү баласын монстр итеп үрчетә.

Зөбәер Мифтахов Чаллы шәһәре

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG