Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балаларга корал тоттыру партиотизммы?


Петербур балалар бакчасында 23 февраль бәйрәме. Фотода балаларның йөзләре махсус тоныкландырылды.
Петербур балалар бакчасында 23 февраль бәйрәме. Фотода балаларның йөзләре махсус тоныкландырылды.

Петербурдагы 69 санлы бакчада балаларның корал тотып төшкән рәсемнәре коткы тарата. "Патриотизмны сүздә генә аңлату – ахмаклык" ди балаларга корал күрсәткән хәрби оешма вәкиле.

Петербурның бу балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне алдыннан узган чарада корал макетлары таратканнар. Башта бу чараны хуплаган тәрбиячеләр һәм ата-аналар, корал тоткан балаларының рәсемнәре социаль челтәрләрдә таралып ачу һәм нәфрәт тулы сүзләр җыя башлагач, моңа кискен ризасылык белдергән. Ризасызлык мәктәпкә дә бармаган балаларының корал тотуына түгел, ә алар рөхсәте булмыйча рәсемнәрнең интернетка чыгарылуына.

Балаларга корал күрсәтәләр
Балаларга корал күрсәтәләр

Баласы шушы төркемгә йөргән әтиләрнең берсе, 31 яшьлек майор Виталий Стаценко "Красная звезда" исемле хәрби-патриотик оешманың әгъзасе икән. Корал макетларын да шул оешмадан алып килгән. Шау-шу купкач та ул үзенең "ВКонтакте" челтәрендәге сәхифәсен япты, балалар рәсемнәрен сөртте. Азатлыкның Петербурдагы хәбәрчесе оешма җитәкчесе урынбасары Юрий Дореженский белән генә сөйләшә алды. Аның сүзләренә караганда, оешманың "Җиңү коралы" исемле проекты бар икән.

– Без балаларны кешегә атарга, корал кулланырга өйрәтмибез. Моңа алар гаскәрдә өйрәнерләр. Әмма без үзебез корал тотып балаларга шул корал белән ирешелгән җиңүләр, танылган каһарманнар турында сөйлибез. Патриотизмны сүздә генә аңлатып булмый бит инде.

– Бакчага йөрүче балаларга корал күрсәтү – иртәрәк түгелме?

– Бакчада без бөтенләй башка төрле сөйләдек. Анда каһарманлык турында сөйләмәдек. Хәрбиләр, 23 февраль бәйрәме турында сөйләдек. Балаларга бик кызык иде ул. Бүгенге көндә мәктәпләрдә балалардан 15 февраль – нинди көн дип сорасаң, яртысы белә микән аның Әфганстаннан гаскәр чыгарган көн, хәрби интернационалистлар көне икәнен. Аның каравы Гашыйклар көне турында барысы да белә!

– Бәлки, чыннан да, мәхәббәт, тынычлык турында уйларга кирәктер күбрәк, сугыш һәм үлем турында түгел?

– Һичшиксез. Әмма тарихи даталарны белергә кирәк.

– Алайса бакчада туган шау-шуны дөрес түгел дип саныйсызмы?

Миңа киңкүләм мәгълүмат чараларын бирегез, һәм мин теләсә кайсы халыктан дуңгыз көтүе ясый алам

– Дөрес түгел. Сугышта катнашкан бабамны бик хәтерләмәсәм дә, аның турында күп ишеткәнгә мин инде балачактан ук хәрби булачагымны белә идем. Балачакта "сугыш-сугыш" уйный идек – начар мени? Бөтен балалар уйный. Үз илебезнең чын патриотларын үстерергә кирәк, юкса әнә якын чит илләрдәге кебек булачак. Геббельс, адәм актыгы булса да, бик акыллы сүз әйткән. "Халыкка тарихын оныттырсаң, аның икенче буыны көтүгә әйләнә, өченчесен инде көтү көтеп булачак". Шулай булмасын иде.

Балалар бакчасы мөдире Маргарита Иванованы район хакимиятенә сөйләшүгә чакырганнар. Район мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Левская корал тоткан балалар рәсемнәрен күреп шау-шу күтәргән журналистларны гаепләде.

"Ислам дәүләте" сугышчыларының "җиһадчы балалары" видеосы дөньяда зур шау-шу тудырган иде
"Ислам дәүләте" сугышчыларының "җиһадчы балалары" видеосы дөньяда зур шау-шу тудырган иде

"Корал күргәзмәсе ата-аналар белән килештерелеп оештырылган. Анда әтиләрнең берсе "Красная звезда" исемле хәрби патриотик оешмада эшли икән. Алар бу чараны "хәрбиләр һөнәре белән таныштыру" дәресе кысаларында уздырган. Балалар бакчаларында бар андый дәрес. Ата-аналар үзләре балаларының рәсемнәрен социаль челтәргә куйган. Бер әни моны "элек хәрби булган бабасын шатландырыр өчен" эшләгәнен әйтте, интернетның нәрсә икәнен аңламыйча эшләгән булса кирәк. Балалары рәсемнәре дөньяга тарала башлагач, алар шуңа рәнҗегән. Журналистлар булмаса, без бу хакта белми дә калыр идек", диде мәгариф идарәсе түрәсе.

Халык күп җыелган урында "туганнар", "куркыныч яный" дигән сүзләрнең бергә әйтелүе тылсымлы көчкә ия. Һәркем үзен корбан итәргә әзер булып сугышка әзер була...

Балалар бакчасында тәрбияне ата-аналар түгел, тәрбиячеләр башкара. Тәрбиячеләр 5-6 яшьлек балаларга корал тоттырып аларга "Геббельс әйткәнчә" тарихны өйрәткән. Шул ук Геббельсның кешелек тарихында нинди җинаятьләр кылганын бу балаларга кем өйрәтер икән? Мәгариф системы нигезендә һуманизм һәм демократия принциплары, шәхес абруен һәм хокукын хөрмәт итү, укучыларда илнең һәм дөньяның узган тарихына һәм бүгенгесенә объектив караш тәрбияләү торырга тиеш. 2010 елда ук бер төркем хокук яклаучылар һәм язучылар, шулай ук мөселман һәм яһүд дин әһелләре "хәрби-патриотик дәресне" мәктәпкә кертүгә каршы чыккан иде.

Ата-аналар балаларга корал тоттыру турында шау-шу күтәргән "Фонтанка" басмасына рәнҗегән. Саклану министрлыгы бакчада узган бу чараны хупламавын белдергән. Баласы бу бакчага йөргән майор Стаценкога карата "тәрбия чаралары күреләчәк" диелгән министрлык белдерүендә.

XS
SM
MD
LG