Accessibility links

Миңнехановның татарча чыгыш күрсәтмәсе ничек үтәлде


Мәдәният министрлыгының еллык җыены
Мәдәният министрлыгының еллык җыены

Татар медиасын багучы "Татмедиа" һәм финанс министрлыгыннан кала барлык коллегия утырышларында да татарча чыгышлар булган. Күпләре татарча сөйләүчеләрне читтән чакырган.

Татарстанда министрлыкларның, комитетларның 2014 ел йомгакларына багышланган коллегияләрендә әле моңа кадәр булмаган хәл күзәтелде. Барсында да дип әйтерлек, финанс министрлыгы белән "Татмедиа"дан кала, бер генә булса да чыгыш татарча яңгырады.

Министрлыкларның матбугат хезмәтләре вәкилләре Азатлыкка әйтүенчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан бер генә чыгыш булса да татарча яңгырарга тиеш дигән күрсәтмә булган. Күпләр татарча сөйләүчеләрне авыл-районнардан һәм күрше оешмалардан чакырган.

Коллегияләрдә бары тик бер министр һәм бер министр урынбасары гына татарча сөйләгән. Сивиль саклану һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин үзенең чыгышының ун минутын, юстиция министры урынбасары Рөстәм Заһидуллин үзләренең җыелышларында тулысынча татарча сөйләгән. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова үзләрендә түгел, ә мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә татарча чыгыш ясаган.

Кайбер министрлыклар чыгышның татарча буласын планнарында күрсәткән
Кайбер министрлыклар чыгышның татарча буласын планнарында күрсәткән

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сүзчесе Гөлнира Абдрахманова мондый зур җыеннарда татар теленә дә игътибар булуны хуплап, "телнең дәрәҗәсен күтәрә" дип белдерде. Бер министрлыкның сүзчесе (ул исемен күрсәтмәүне үтенде) башка фикердә. "Татарча чыгыш ясаучыны әзерләү дә, ул чыгышны татарчага тәрҗемә итү дә зур хезмәт сорамый. Аны тыңлыйлармы соң дигән мәсьәлә бар. Гадәттә коллегияләрдә баштагы бер-ике чыгыштан соң ярты зал тыңламый башлый, ә татарча чыгышны шушы ярты залның яртысы да тыңламый дияр идем мин. Татар теленә елга бер генә тапкыр түгел, ә һәрдаим үтә торган утырышларда да игътибар булса, бәлки кулланышка керүенә этәргеч бирер иде", диде ул.

Финанс министрлыгы коллегиясендә татарча чыгыш булмаган. Министрлык сүзчесе Диләрә Гапсәламова Азатлыкка "Әгәр коллегияләрдә бер чыгыш татарча булырга тиеш дигән гадәтме, күрсәтмәме алданрак кергән булса, бездә дә сөйләрләр иде", диде. Азатлыкның татар теле күрсәтмә белән генә керергә тиеш мени дигән соравына ул: "Безнең күпчелек җыелышлар татарчалы-урысчалы бара, районнардагы бүлекләрнең җитәкчеләре арасында татарлар да күп", диде. Финансчылар коллегияләрен 2014 елның 13 декабрендә үткәргән.

Юстиция министрлыгында коллегия 16 гыйнварда үткән. Анда министр урынбасары Рөстәм Заһидуллин бушка юридик ярдәм күрсәтүнең ничек тормышка ашырылуы турында татарча сөйләгән. Бу хакта министрлык сүзчесе Наилә Еникеева белдерде.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында да татарча чыгыш булган. Бу министрлык вәкиле түгел, ә икенче бер министрлык җитәкчесе – хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова татарча чыгыш ясаган. Ул 2014 елда үзләренең тармакларын мәгълүматлаштыру белән таныштырган. Бу хакта Азатлыкка элемтә министрлыгы сүзчесе Анатолий Якунин белдерде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә министрлыкның милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗәнова татарча гына чыгыш ясаган. "Без башка министрлыклар кебек татарча чыгышны русчага тәрҗемә итеп таратмадык, экрандагы слайдлар русча язылган иде, залда утыручылар барсын да аңладык дип әйтте", диде министрлык сүзчесе Алсу Мөхәммәтова.

Мәдәният министрлыгы коллегиясендә читтән чакырылганнар - дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре Алия Мөбәрәкшина татарча сөйләгән. Мөбәрәкшина китапханәләрдәге материалларның электрон вариантын теләгән вакытта алып булмау, яшь галимнәрнең диссертацияләрен татар телендә яза һәм яклый алмау проблемнарын барлады. Вәлиев республикада "Татарстандагы театрлар һәм театр эшчәнлеге", йолаларны, гореф-гадәтләрне, халык иҗатын саклаучы "Матди булмаган мәдәни мирас", "Иҗат әһелләренә һәм иҗат оешмаларына дәүләт ярдәме" турында кануннар кабул итәргә кирәклеге турында чыгыш ясаган.

Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә икенче ел рәттән татарча чыгыш яңгыраган. Министрлык сүзчесе Айгөл Сәлимҗанова Азатлыкка: “Бездә Шәмәрдән хастаханәсенең терапевты Алинә Хәсәншина авылларда яшь табибларның эшләре турында сөйләде, узган ел Әлмәттән килгән табиб татарча сөйләгән иде", диде. Министрлык татарча чыгышны алдан русчага тәрҗемә итеп коллегиягә килгәннәргә тараткан.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында татарча шигъри юллар да яңгырды. Әтнә районы "Тукай" хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Хәкимов татарча үзләрендәге хәлләр белән таныштыргач, чыгышын "Мужик йокысы" дигән шигырь белән йомгаклап куйды. Министрлыкта ике чыгыш татарча булган. Актаныш районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дәниф Харисов та татар телендә сөйләгән. Министрлык сүзчесе Гөлнира Абдрахманова сүзләренчә, әле быелга кадәр үткән коллегияләрдә татарча сөйләүчеләр булмаган. "Татар теленең җыелышларда яңгыравы бик кирәк, телебезнең дәрәҗәсен күтәрә", дип белдерде ул.

Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында да бер чыгыш татарча булган. Республиканың студент отрядлары үзәге мөдире Ринат Садыйков Татарстанда экологияне саклауда иҗтимагый хәрәкәтнең активлаша баруы белән таныштырган. Министрлык сүзчесе Айгөл Әмирова әлеге чыгышны алдан русчага тәрҗемә итеп коллегиядә катнашучыларга таратканнарын әйтте.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сүзчесе Гөлназ Миңнеханова сүзләренчә, 27 декабрь көнне үткән коллегиядә "Уютный дом" идарә компаниясе җитәкчесе Марат Нуриев татарча үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан.

Сивиль саклану һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин 5 февральдә үткән коллегиядә үзенең чыгышының баштагы өлешен татарча сөйләгән. "25 минутлык чыгышның 10 минуты татарча иде, министрдан соң сүз алган янгынга каршы 87нче бүлек башлыгы Рөстәм Хәйруллин да башыннан ахырына кадәр татарча сөйләде", диде министрлык сүзчесе Андрей Родыгин. Аның сүзләренчә, элекке елларда министрлык коллегиясендә татарча чыгыш ясаучы булмаган.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә министрлыкның аудит һәм тариф сәясәте бүлеге башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов транспорт ширкәтләренең 2014 елда финанс һәм хуҗалык эшчәнлеге белән татарча таныштырган. Нурмөхәммәтов 10 минут сөйләгән. Министрлык сүзчесе Наилә Клевлеева быел гына коллегиядә татарча чыгыш булганлыгын әйтте. "Башка министрлыкларда да беренче тапкыр гына татарча сөйләделәр бит", диде ул.

Яшьләре эшләре һәм спорт министрлыгының 5 февраль көнне үткән коллегиясендә Татарстан хатын-кызлар алкалы хоккей командасы капитаны Сөмбел Мөхәммәтдинова бу спорт төрен хатын-кызлар арасында үстерү юллары турында татарча сөйләгән. Министрлык коллегиядәге татарча чыгышны русчага тәрҗемә итеп таратмаган. "Сораганнарга чыгышларны тәрҗемә итеп бирдек, алар да журналистлар иде, өч-дүрт кеше микән", дип белдерде министрлык сүзчесе Ләйсән Сыраева.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясендә татарча чыгыш барсына да аңлашылсын өчен алдан аны рус теленә тәрҗемә итеп аудиоязмасын әзерләгәннәр. Коллегиядә колакчыннар таратканнар. "Теләүчеләр колакчын киеп русчага тәрҗемәне тыңлады", дип белдерде Азатлыкка министрлык сүзчесе Тәнзилә Әскарова. Арчадагы җир һәм милек мөнәсәбәтләре пулаты җитәкчесе Нияз Фәттахов күп балалы гаиләләргә җир бирү, районда җир һәм милекне сатканда бу эшләрне министрлык белән килештерүләре турында сөйләгән.

Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә "Шәһәр яны урманнарының бүгенге хәле һәм аларны саклау" турында татарча сөйләгәннәр. Бу хакта Матюшино урманчысы Нурсил Гыйбадуллин чыгыш ясаган. "Мин башка коллегияләрдә дә булдым, безнекендә татарча чыгыш яхшырак булды, матур сөйләде ул, урман хуҗалыгындагы терминнарны татарчага тәрҗемә итү җиңел түгел", дип белдерде Азатлыкка министр урынбасары Харис Мусин.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова үзләренең коллегияләрендә татарча сөйләмәгән. Шулай да әлеге министрлык коллегиясендә бер татарча чыгыш булган. Министрлыкның матбугат үзәгендә эшләүче Ләйсән Якупова сүзләренчә, Ветераннар һәм пенсионерлар оешмасы башлыгы Хәбир Иштирәков татарча сөйләгән. Якупова бу чыгышта сүзнең ни турыда барганлыгын әйтеп бирә алмады.

Икътисад һәм Сәнәгать вә сәүдә министрлыкларының уртак коллегиясендә Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов татарча районның киләчәк үсешендәге төп юнәлешләр турында сөйләгән. Чыгыш аңлашылсын өчен теләүчеләргә колакчыннар таратканнар. Икътисад инистрлыгы сүзчесе Татьяна Волкова сүзләренчә, махсус тәрҗемәче чакырганнар, ул Иванов сөйләгәндә синхрон тәрҗемә ясап торган.

Туризм комитетында Биектау районының Ямаширмә авылында агротуризм үзәге булдырган, тәвә кошлары үрчетүче Габделәхмәт Котдусов эш тәҗрибәләре белән таныштырган. Комитет хезмәткәре Анастасия Плотникова әйтүенчә, чыгышны русчага тәрҗемә итмәгәннәр. "Татарча болай да күпләр аңлый бит", диде Плотникова.

Инвестияле үсеш агентлыгының колллегиясендә "Иннополис" директоры Игорь Носов татарча сөйли башлагач залда утырганнар гаҗәпләнеп, ә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "шатлыгыннан куанып" утырды дип язып чыкты мәгълүмат чаралары. Носовның читтән инвестицияләр җәлеп итүгә багышланган чыгышын синхрон рәвештә русчага тәрҗемә итеп бардылар.

"Татмедиа" коллегиясе 9 февральдә үтте. Әлеге җыелыш вакытында Татарстанда 1143 мәгълумат чарасы, шул исәптән 161 татарча газет, 52 татар журналы бар дип белдерелсә дә, татар телендә чыгыш ясаучы булмады.

XS
SM
MD
LG