Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда да Немцовны искә алдылар

Казанда Борис Немцовны искә алу
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:26 0:00

1 Мартта Казанда үткән "Яз" митингында Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтче Борис Немцовны искә алдылар. Җыенда катнашучылар Русиядә гадел сайлаулар уздырырга, Украинадагы сугышны туктатырга, илнең сәяси структурасына төптән үзгәрешләр ясарга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.

Башкаланың "Крылья Советов" паркында узган митинг атып үтерелгән оппозицион сәясәтче Борис Немцовны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланып китте. Күпләр мәрхүмнең фотосурәтен күтәреп торды. Теләгән кешеләр аның кара тасмалы зур сурәте янына килеп чәчәк тә сала алды.

500ләп кеше катнашкан митингны "Яблоко", "РПР-ПАРНАС" һәм "Прогресс" фиркаләре оештырды.

Чарада "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин төп чыгыш белән халыкка мөрәҗәгать итте.

"Борис Немцов безнең илебезнең яхшы киләчәге өчен көрәште. Аның үтерелүе гражданнар сугышына китермәскә тиеш. Без бер-беребез белән сөйләшә белергә тиешбез. Бер сөйләшүдә кагыйдә буларак ике як була. Без үз ягыбыздан дәлилле фактлар китерәбез икән, икенче як безне ишетергә тиеш. Без коррупция, караклык, сайлауларда булган канунсызлыклар турында фотолар һәм аудиоязмалар белән фактлар күрсәткән вакытта икенче як моны күрмәмешкә салышырга тиеш түгел", дип хакимияткә мөрәҗәгать итте.

Ул үз чыгышында Русия президенты Владимир Путинның озак еллардан бирле хакимияттә булуына һәм моның тискәре нәтиҗәләренә дә тукталып үтте.

"Ике дистә еллап бер үк кешенең шундый зур ил белән идарә итүе нормаль түгел. Тарихтан да күренгәнчә, моның нәрсә белән тәмамлануын без бик яхшы беләбез. Бу авторитаризм белән тәмамлана. Ә авторитаризм һәм тоталитар режим икътисадны бетерә. Шунда ук аффелирлашкан компанияләр, дуслар барлыкка килә. Һәм алар дәүләт бюджетын үзләштерү юлына баса", дип белдерде ул.

Митингта ТИҮ вәкилләре дә катнашты. Алар 2014 ел ахырында тоткарланган һәм әле дә сак астында тотылган татар активисты Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп иткән шигарләр тотып торды.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев митингта ясаган чыгышында, үзләренең Борис Немцов көрәшкән юлда булуларын әйтеп үтте.

Галим Искәндәр Ясәвиев исә, үз чыгышында Русия төрмәсендә тотылган Украина хәрбие Надежда Савченконы иреккә чыгаруны таләп итте.

Митингта Татарстан, кара тасма бәйләнгән Русия һәм төрле сәяси фирка байраклары җилфердәде. Күпләрнең игътибарын төрледән-төрле фикерләр язылган шигарләр җәлеп итте.

"Уйларга, сөйләргә, гамәл кылырга курыкмагыз", "Сүз юк", "Кичер безне Борис", "Русияне Америка түгел, ә коррупция һәм аңгыра чиновниклар бетерә", "Коррупция+сугыш=кризис" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

"Улларыбыз өчен" ата-аналар иҗтимагый хокук яклау оешмасы вәкиле Нина Писанова үз чыгышында Татарстан гаиләләрен үз улларын Русия гаскәренә җибәрмәскә чакырды.

"Хәзер безнең армия җинаятьчел функция башкара. Русия канунында да белгертелгәнчә, альтернатив хезмәт итеп була. Русиядә хәзерге вәзгыять – вакытында люстрация уздырмавыбызның бер нәтиҗәсе. Без хакимияткә Советлар берлегендә җинаятьләргә катнашкан кешеләрне үткәреп ялгыштык. Без бүген аз санда кебек күренәбез. Күпләр үз башларына берәр проблем килми торып урамга чыгарга уйламыйлар. Әмма халыкның түземлеге бетеп килә. Мин үзем исән чагында икенче төрле хакимият һәм икенче төрле Русияне күрәчәгемә ышанам", дип белдерде ул.

Митингта ялкынлы чыгышлар күп булды. Күпләр үз сүзләрен Борис Немцовны искә алып башлады һәм Русиядәге сәяси режимга канәгатьсезлеген белдереп тәмамлады.

"Яз" митингына чыгып "Кичер безне Борис" дигән шигар күтәргән Илгиз Әсхәдуллин, Азатлыкка Борис Немцовны Русия сәясәте үтерде, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу сәясәтне Русия хакимияте алып бара һәм Русиягә беренче чиратта Украина белән сугышны туктатырга кирәк.

Илгиз Әсхәдуллин: "Немцовны Русия сәясәте үтерде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:08 0:00

Оештыручылар, чара тәмамланыр алдыннан теләгән һәркемгә Борис Немцов һәм Леонид Мартынюкның Русия президенты Владимир Путинның кайда нинди байлыгы булуы турында дәлилләр белән язылган "Жизнь раба на галерах" дигән китапчыгын таратты. Бу китапка ихтияҗ шул кадәр зур булды ки, кайберәүләргә бу китап хәтта җитми дә калды.

Бер сәгатьтән артык барган митинг оешкан һәм тыныч формада үтте.

Атып үтерелгән Борис Немцов истәлегенә алып киленгән чәчәкләрнең Казанның "Черек күл"дәге сәяси тоткыннар хөрмәтенә төзелгән һәйкәлгә салыначагы әйтелде.

Казанда Немцовны искә алу

Митингка килүчеләрне каршы алган шигар
1/19 Митингка килүчеләрне каршы алган шигар
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
2/19

"Яз" митиингында катнашучылар
3/19 "Яз" митиингында катнашучылар
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
Митинг узган "Крылья Советов" паркы алдындагы шигар
4/19 Митинг узган "Крылья Советов" паркы алдындагы шигар
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
Митинг башланыр алдыннан "Җитәр алдашырга" дигән шигарь күтәрелсә дә, митинг башлангач бу шигарь башка күренмәде
5/19 Митинг башланыр алдыннан "Җитәр алдашырга" дигән шигарь күтәрелсә дә, митинг башлангач бу шигарь башка күренмәде
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
Митингта "Безне гафу ит Борис" дигән шигар күтәргән татар абзые
6/19 Митингта "Безне гафу ит Борис" дигән шигар күтәргән татар абзые
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
Казанда 2012 елның 4 мартында Русия президентын сайлау вакытында булган канунсызлыкларны күрсәткән таблица
7/19 Казанда 2012 елның 4 мартында Русия президентын сайлау вакытында булган канунсызлыкларны күрсәткән таблица
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
Митингтагы плакатларның берсе
8/19 Митингтагы плакатларның берсе
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
Митингка килгән күпләрнең кулында Немцов фотолары иде
9/19 Митингка килгән күпләрнең кулында Немцов фотолары иде
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
Кайберәүләр үз фикерләрен шушындый шигарь белән дә чагылдырды
10/19 Кайберәүләр үз фикерләрен шушындый шигарь белән дә чагылдырды
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
Уйларга, сөйләргә, гамәл кылырга курыкмаска өндәгән шигар
11/19 Уйларга, сөйләргә, гамәл кылырга курыкмаска өндәгән шигар
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
ТИҮ вәкилләре митингта Рафис Кашаповны яклаган шигарләр күтәреп торды
12/19 ТИҮ вәкилләре митингта Рафис Кашаповны яклаган шигарләр күтәреп торды
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
Атып үтерелгән Борис Немцов рәсеме янына чәчәк салучы активист
13/19 Атып үтерелгән Борис Немцов рәсеме янына чәчәк салучы активист
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
Борис Немцов әйткән сүзләрне митингта шигар итеп күтәреп торучылар да булды
14/19 Борис Немцов әйткән сүзләрне митингта шигар итеп күтәреп торучылар да булды
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
Митингта күтәрелгән шигарләрнең берсе
15/19 Митингта күтәрелгән шигарләрнең берсе
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
Митингка яшьләр дә күп килде
16/19 Митингка яшьләр дә күп килде
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
"Пропаганда үтерә" шигаре һәм Немцов фотосы бер сурәттә
17/19 "Пропаганда үтерә" шигаре һәм Немцов фотосы бер сурәттә
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
Матәм тасмалары бәйләнгән Русия байраклары
18/19 Матәм тасмалары бәйләнгән Русия байраклары
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
Борис Немцовка аталган мәгънәле шигар
19/19 Борис Немцовка аталган мәгънәле шигар
1 март көнне Татарстан башкаласында да Мәскәүдә атып үтерелгән оппозицион сәясәтчене искә алдылар. Җыенда катнашучылар Украинага каршы сугышны туктатырга, коррупцион хакимияттән арынырга чакырды.
Previous slide
Next slide

1 март көнге "Яз" митинглары Русиянең 33 төбәгендә оештырылды. Мәскәүдә матәм йөреше рәвешендә үткән чарага 50 меңләп кеше катнашуы белдерелде.

Сембердә узган протест чарасыннан әлеге фотоны безгә Мөнир Насыйров җибәрде.

XS
SM
MD
LG