Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сәяси репрессияләргә каршы митинг

Казанда сәяси репрессияләргә каршы митинг үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:52 0:00

7 мартта Казанда сүз иреген яклап митинг үтте. Тинчурин паркы янында оештырылган чарада узган ел ахырында кулга алынган татар активисты Рәфис Кашаповның иреккә чыгарылуы һәм Русиядә барган сәяси репрессияләрнең туктатылуы таләп ителде.

Чарада, "Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итәбез", "Нәрсә өчен көрәшкәнен белә торган халык җиңелмәс", "Суд над Кашаповым-суд над свободой слова", "Каждому гарантируется свобода мысли и слова. Конституция РФ ст.29", "Статья 282 УК РФ-Орудие политических репрессий!", "Татарстан 2015=1937" дигән һәм башка татар һәм урыс телләрендә язылган шигарләр күтәрелде.

ТИҮ вәкиле Галишан Нуриәхмәт митингта ясаган чыгышында, Рәфис Кашапов дөреслекне әйткән өчен төрмәдә утыра дип белдерде.

"Русия империясендә халыкның дөреслекне әйтергә хакы юк. Беркемнең дә! Әнә Немцов та 1 март митингында дөреслекне әйтергә тиеш иде. Әмма аңа әйттермәделәр. Чөнки аның кебек дөреслекне әйтүчеләр юкка чыгарылалар. 20 еллап элек Старовойтова, Листьев хакыйкатьне әйтә башлаганнар иде. Аларны юкка чыгардылар.

Старовойтова, әгәр дә безнең дәүләткә Путин кебекләр килсә, Русиядә криминал дәүләт, бандит хөкүмәте булачак дип әйткән иде. Шулай әйткәне өчен аны 4-5 ай эчендә атып үтерделәр. Аны атып үтерүчеләрнең берсен дә тапмадылар. Чөнки табарга тиеш түгелләр.

Немцов та Путин, Украина турында дөреслекне әйтеп чыгарга тиеш иде 1 март көнне. Аны бер тәүлек алдан атып үтерделәр.

Бездә исә, дөреслекне әйткән Кашаповны атып үтерә алмадылар, ләкин ябып куйдылар", дип белдерде Галишан Нуриәхмәт.

Казанда сәяси репрессияләргә каршы митинг

"Сәяси репрессияләргә каршы" митинг күренеше
1/11 "Сәяси репрессияләргә каршы" митинг күренеше
7 мартта Татарстан башкаласында сүз иреген яклап митинг үтте. Тинчурин паркы янында оештырылган чарада катнашучылар тоткарланган татар активисты Рәфис Кашаповның иреккә чыгарылуын һәм Русиядә барган сәяси эзәрлекләүләрнең туктатылуын таләп итте.
Рәфис Кашапов эшен тикшерүчеләргә аталган шигарләр
2/11 Рәфис Кашапов эшен тикшерүчеләргә аталган шигарләр
7 мартта Татарстан башкаласында сүз иреген яклап митинг үтте. Тинчурин паркы янында оештырылган чарада катнашучылар тоткарланган татар активисты Рәфис Кашаповның иреккә чыгарылуын һәм Русиядә барган сәяси эзәрлекләүләрнең туктатылуын таләп итте.
Татар активисты, шагыйрь Хәмит Вәлиди (у)
3/11 Татар активисты, шагыйрь Хәмит Вәлиди (у)
7 мартта Татарстан башкаласында сүз иреген яклап митинг үтте. Тинчурин паркы янында оештырылган чарада катнашучылар тоткарланган татар активисты Рәфис Кашаповның иреккә чыгарылуын һәм Русиядә барган сәяси эзәрлекләүләрнең туктатылуын таләп итте.
Митингта татарча шигарләр белән бергә урысча шигарләр дә күтәрелде
4/11 Митингта татарча шигарләр белән бергә урысча шигарләр дә күтәрелде
7 мартта Татарстан башкаласында сүз иреген яклап митинг үтте. Тинчурин паркы янында оештырылган чарада катнашучылар тоткарланган татар активисты Рәфис Кашаповның иреккә чыгарылуын һәм Русиядә барган сәяси эзәрлекләүләрнең туктатылуын таләп итте.
Казандагы ТИҮ активистлары
5/11 Казандагы ТИҮ активистлары
7 мартта Татарстан башкаласында сүз иреген яклап митинг үтте. Тинчурин паркы янында оештырылган чарада катнашучылар тоткарланган татар активисты Рәфис Кашаповның иреккә чыгарылуын һәм Русиядә барган сәяси эзәрлекләүләрнең туктатылуын таләп итте.
"Сәяси репрессияләргә каршы" митинг күренеше
6/11 "Сәяси репрессияләргә каршы" митинг күренеше
7 мартта Татарстан башкаласында сүз иреген яклап митинг үтте. Тинчурин паркы янында оештырылган чарада катнашучылар тоткарланган татар активисты Рәфис Кашаповның иреккә чыгарылуын һәм Русиядә барган сәяси эзәрлекләүләрнең туктатылуын таләп итте.
Чаллыдан килгән татар активистлары
7/11 Чаллыдан килгән татар активистлары
7 мартта Татарстан башкаласында сүз иреген яклап митинг үтте. Тинчурин паркы янында оештырылган чарада катнашучылар тоткарланган татар активисты Рәфис Кашаповның иреккә чыгарылуын һәм Русиядә барган сәяси эзәрлекләүләрнең туктатылуын таләп итте.
Митингта Рафис Кашаповны яклап чыккан татар хатыны
8/11 Митингта Рафис Кашаповны яклап чыккан татар хатыны
7 мартта Татарстан башкаласында сүз иреген яклап митинг үтте. Тинчурин паркы янында оештырылган чарада катнашучылар тоткарланган татар активисты Рәфис Кашаповның иреккә чыгарылуын һәм Русиядә барган сәяси эзәрлекләүләрнең туктатылуын таләп итте.
Прокуратурага аталган шигар
9/11 Прокуратурага аталган шигар
7 мартта Татарстан башкаласында сүз иреген яклап митинг үтте. Тинчурин паркы янында оештырылган чарада катнашучылар тоткарланган татар активисты Рәфис Кашаповның иреккә чыгарылуын һәм Русиядә барган сәяси эзәрлекләүләрнең туктатылуын таләп итте.
Митингта катнашучылар
10/11 Митингта катнашучылар
7 мартта Татарстан башкаласында сүз иреген яклап митинг үтте. Тинчурин паркы янында оештырылган чарада катнашучылар тоткарланган татар активисты Рәфис Кашаповның иреккә чыгарылуын һәм Русиядә барган сәяси эзәрлекләүләрнең туктатылуын таләп итте.
Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп иткән шигарләрнең берсе
11/11 Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп иткән шигарләрнең берсе
7 мартта Татарстан башкаласында сүз иреген яклап митинг үтте. Тинчурин паркы янында оештырылган чарада катнашучылар тоткарланган татар активисты Рәфис Кашаповның иреккә чыгарылуын һәм Русиядә барган сәяси эзәрлекләүләрнең туктатылуын таләп итте.
Previous slide
Next slide

Аксубай районы ТИҮ вәкиле Зилә Гариф үз чыгышын, Немцов белән Кашаповның язмышларын чагыштырудан башлады.

"Бу көннәрдә Мәскәүдә оппозициядәге Немцов атып үтерелде, Казанда халык каһарманы Рәфис Кашапов төрмәгә ташланды. Без акны ак, караны кара дип курыкмый әйтергә тиешбез. Шулай булмаса, ахмак, куркак сарык көтүе хәлендә калачакбыз җәмәгать. Ә куркаклар язмышы, билгеле, мәсхәрә астында үтә.

Русия халкы сарык көтүе түгел. Без 1 марттагы митинг мөрәҗәгатенә кушылып илдә зурайганнан зурая барган җитешсезлекләрне бетерүне, демократик кризисны һәм шуның аркасында булган икътисади кризисны кичекмәстән туктатуны таләп итәбез.

Без, Татарстан җитәкчеләреннән халык каһарманы Рәфис Рафаил улы Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итәбез. Без, Конституция кануннары үтәлүен таләп итәбез!", дип белдерде ул.

Рәфис Кашаповны яклау митингының монысына Казандагы ТИҮ вәкилләре генә түгел, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм башка шәһәрләрдән килгән татар активистлары да катнашты. Гомумән, бу чарага җитмешләп кеше килгән иде.

Ике сәгатьләп барган митинг тыныч үтте, тәртип бозулар күзәтелмәде.

XS
SM
MD
LG