Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хатын-кызлары бәйрәмне тау шуып, концерт карап үткәрде


Айдар Галимов концертыны килгән тамашачылар
Айдар Галимов концертыны килгән тамашачылар

8 март бәйрәмен Казан хатын-кызларының бер өлеше "Аккош күле" урманында тау шуып, икенчеләре Айдар Галимов концертын тамаша кылып уздырды.

8 март бәйрәмен быел йөзләгән хатын-кыз казанлыларның яраткан ял урыннарының берсе - “Аккош күле” урманындагы “Тирән күл”дә тау шуып үткәрде. Араларында татарлар да шактый булды, күбесе гаиләләре белән килгән иде.

“8 мартта күңелне тау шуып күтәрергә булдык, ирем, балам, сеңлем белән килдем. Безгә күп нәрсә бүләк итәләр, иң мөһиме - хатын-кызларга игътибар кирәк”, диде тау шуучы Гүзәл.

Халык арасында чаңгы шуучы халык шагыйре Равил Фәйзуллинны да күрдек. Ул инде дистә еллар актив ял итәр өчен бу урынны үз иткән, кышын чаңгыда шуа, җәен күлдә йөзә икән. Бәйрәм көннәрен үткәрергә менә дигән табигать почмагы, ди ул.

Равил Фәйзуллин хатын-кызлар көнендә тау шуды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:42 0:00

“Аккош күленә” Яңа ел бәйрәмнәрендәге кебек 8-9 март көннәрендә дә меңләгән халык агылды. Казанлыларның язның беренче бәйрәмендә дә тау шууыдан аерыласы килмәде, монда алар өчен табигать үзе үк уңайлыклар тудырган иде.

9 март кичендә Татарстан башкаласындагы гүзәл затлар көндез саф һавада йөреп кайтканнан соң, яраткан җырчылары Айдар Галимовның филармониядәге концертын карарга ашыкты. Артистның әлеге тамашасы махсус 8 март – халыкара хатын-кызлар көненән багышланды. Тамаша - “Рәхмәт сиңа, җырым-канатым” дип аталды. Айдар Галимов гадәттәгечә гүзәл затларга җанын-тәнен биреп җырлады, аларга популяр һәм яңа җырларын багышлады, кызы Айгизә белән дуэт башкарды. Үзе җырлады, үзе алып барды.

Айдар Галимов хатын-кызлар өчен концерт куйды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:06 0:00

Филармониягә килгән 600ләп тамашачының күбесе хатын-кызлар булуын истә тотып булса кирәк, Айдар Галимов алар белән күбрәк аралашырга тырышты.

"8 март бәйрәмендә миңа чәчәк бирү әллә ничектер инде, бирәсез дә бирәсез, бик зур рәхмәт! Шулай да кризис вакытында башка еллардагы концертлар белән чагыштырганда чәчәкләрнең азрак бирелүе сизелә" дип тә шаяртты җырчы.

Без артистның кризиска бәйле бу сүзләрен тамашачының үзенә юнәлтеп, ни өчен икътисади кыенлыклар чорында да концертка йөрүләре белән кызыксындык. Күпчелек хатын-кызлар нинди генә чор булса да, концертларга йөриячәкләрен, эшкә барып кайту режимыннан тайпылып күңел ачырга теләүләрен, күтәренке көч, энергия алып кайтуларын әйтте. Өлкән тамашачы Клара Гарифуллина әйтүенчә, ул Айдар Галимов концертын елына ике тапкыр карый, җырчы сәхнәгә чыкканнан бирле аның тугры тыңлаучысына әйләнгән. Дөньяда кризис булса да, Айдар концерты өчен акчабыз кызганыч түгел, монда килгәч яшиселәр килеп китә, диде ак яулыклы Миңзифа апа Газизова. Тамашада чит төбәкләрдән килгән татарлар да бар иде.

XS
SM
MD
LG