Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адмирал" cәүдә үзәге кайберәүләргә комачаулаган булган


Proгород сайтында 2013 елда чыккан язма
Proгород сайтында 2013 елда чыккан язма

"Адмирал" янганчы ук интернет фоумнарда һәм мәгълүмат чараларында аның кемнәргәдер комачаулавы турында фикерләр белдерелгән булган. Әйтик, ул салынган вакытта җирле халык каршы чыккан, районны төзекләндерү планнарына да ул килешеп бетмәгән.

2013 елның 20 ноябрендә "Proгород" газеты: "Адмирал" cәүдә үзәге бистәне төзекләндеру проектына комачаулый дип язып чыкты. Әлеге мәгълумат чарасы хәбәр иткәнчә, Адмиралтейство бистәсен төзекләндерү проектына багышланган ачык тыңлаулада, берничә бинаны юк итү планнары ачыкланды, шул исәптән "Адмирал" базары да өлешчә үзгәрешләргә дучар ителергә тиеш иде.

"Әлеге тыңлауларда чыгыш ясаган сәүдә үзәге вәкиле Тимур Давидов, сәүдә үзәге шундый итеп төзелгән ки, аны өлешләп сүтеп булмый, тулысынча гына җимерергә туры киләчәк, ә без моңы эшләргә теләмибез", дип әйткән булган.

Бу сорауны проект төзүчеләр тыңлаганнар, уйлашырбыз, язмача җавап бирербез, дигәннәр.

Бу кыска гына хәбәрне эзләп тапкан Александр Удиков исемле блогер, журналист 12 март көнне узенең Livejournal сәхифәсенә тагын төзекләндерү эшләренең АSG ширкәте белән бәйле булуына да игътибар юнәлтә. Әлеге ширкәт Казан үзәгендә дистәләрчә бинаны төзекләндерү эшләрен алып барган иде.

"Комсомольская правда" газеты 2014 елның маенда бастырган мәкаләсендә "Адмиралтество бистәсенә "Адмирал" кирәк булмачаякмы? дигән сорау куя. Газета хәбәрчесе соравына Киров район идарәсендә тарихи урыннар концепциясенә туры килмәгән кайбер сәнәгать оешмаларын күчерү мөмкин дип җавап бирәләр. "Адмирал" базары элекке "Урак белән Чүкеч" заводы җирлегендә урнашкан иде. Әлеге урында транспорт, күчеп утыру үзәген, кыйммәтле торак төзү күз алдында тотылган. Газетта "Адмирал" базарын күчерү ихтималы да карала дигән мәгълүмат китерелә.

Әлеге проектта "Адмирал" базары эшмәкәрлек үзәкләренең берсе итеп күрсәтелә күрсәтелүен, әмма, матбугат язуынча, Президент катнашлыгында 2013 елның 3 сентябендә үткән җыелышта, ниндә булса биналарны юк итү турында сүзләр яңгырамаган. Бары тик адмиралтейство бистәсе яхталарда йөру, куңел ачу, кыйммәтле торак, туристлар алып килү урынына әверелергә тиеш иде.

Блогерлар бәя бирә

Әлеге җыелышларны искә төшергән блогер Александр Удиков: "Адмирал" януы, "Булгария" корабының батуы, "Татарстан" һава ширкәте очкычының һәлакәте – болар барысы да, башбаштаклык, эшкә салкын карау, нормаларны исәпкә алмау, момкин кадәр күбрәк акча алу теләгенә кайтып кала һәм бу бөтен ил буйлап шулай ахры" дип үз карашын белдерә.

Әлеге янгынны тикшергән Вконтакте челтәрендәге сөйләшүләрдә, хәлләргә куркулы, кайгылы бәя биргәндә, бу юлы да американнарны яки украиннарны гаепләрләр инде дип кинаяләп фикер белдерәләр.

Жирле халык янәшәдә "Адмирал" булуын теләмәгән

Flamp.ru сәхифәсе
Flamp.ru сәхифәсе

Шулай ук, элекке язуларга караганда, заманында, базар төзелгәндә, җирле халыкның каршы чыкканлыгы ачыклана. Теге яки бу кибет, ресторан турыннда фикерләрне язып калдыра торган Flamp.ru сәхифәсендә, үзен maratei9 дип таныткан кеше, 2013 елның декабрь аенда "Адмирал" базарын бетерергә кирәк дип язган. Янәшәдә базар булуыннан җирле халык зыян күрә ди ул. Аның сүзләренчә, юлларда тыгымнар барлыкка килгән, мигрантлар арендага фатир алып якын тирәдә күпләп яши башлаган, милли мәсьәләдә тартышлар башланган. "Бу базарны ябарга кирәк, яисә Бирюлево кебек ызгыш кабатланырга мөмкин," дип язып чыккан ул. Бу чыгышында ул халык исеменнән шәһәр башкарма комитетын Киров район мәхкәмәсенә бирүен, әмма бу мәсьәләдә оттыруын да хәбәр итте.

Арзан әйбер әзләүчеләр базарны үз иткән

Шул ук вакытта, төрле форумнарда, әлеге базар турында уңай сүзләр дә күп әйтелгән. Анда җылы, иркен, арзан, дигән сүзләрне укып була.

"Адмирал" базарының ВКонтакте челтәрендә үз төркеме дә бар. Анда 1800ләп кеше тора, янгынга кадәр сөйләшүләр позитив рухта алып барылган. Кемдер күн итек алган, кемдер пәрдәләр рекламалаган.

Базар бик популяр булган, күрәсең, чөнки базар янындагы бик зур мәйданда машина куярга урын булмавына зарланучылар күп.

Тагын бер кызыклы факт: "Адмирал" базарының реклам игъланнарында янгын сүндерү, һаваландыру системнары булуы язылган. Хакимият вәкилләре исә фаҗигале хәлнең мөмкин сәбәпләрен санаганда анда янгын сүндерү системының бөтенләй булмаганлыгын әйтте.

XS
SM
MD
LG