Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адмирал"дагы янгынга бәйле тагын бер кеше кулга алынды


Казанда "Адмирал" сәүдә үзәге янды
Казанда "Адмирал" сәүдә үзәге янды

Тикшерү комитеты Татарстанда төзүчелекне күзәтү инспекциясе белгече 52 яшьлек Галия Исаевага "эштә икедән күбрәк кешенең үлемегә китергән саксызлык" дигән гаепләү нигезендә җинаять эше ачты.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, 2013 елда прокуратура "Заря" ширкәтенең "Адмирал" сәүдә үзәге эшендә төзү һәм янгынга каршы кагыйдәләрнең үтәлүен тикшерү башлаган. Исаева сәүдә үзәгенә барып анда контроль идарәсеннән рөхсәт кирәк булган яңа корылмаларның булмавы турында хисап язган. Хисап язар өчен Исаева берни дә үлчәмәгән һәм тикшермәгән, дип хәбәр ителә. Исаева прокуратурага өстәмә тикшерүнең кирәк булмаганы турында хат җибәргән. Исаева кулга алынды.

Бүген шулай ук бина хуҗасы булган "АС Менеджмент" генераль директоры Роберт Хайруллин кулга алынды. Ширкәтнең директорлар шурасы рәисе Алексей Семинны эзлиләр. Болар хакында Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе рәисе урынбасары Эльвира Газизова хәбәр итте.

Шулай ук бинаны сәүдә үзәге өчен арендага алган ширкәт җитәкчесе Гусейн Гахраманов һәм аның урынбасары Николай Каекин кулга алынды.

11 март Казанда "Адмирал" сәүдә үзәге янды. Иң соңгы мәгълүматларга караганда, 17 кеше һәлак булган. 13 кешенең мәете җимерекләр астыннан чыгарылды, дүрт кеше хастаханәдә үлде.

XS
SM
MD
LG