Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда янгын корбаннарын эзләү һәм матәм көне


Казанда коткару эшләре һәм матәм көне
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:02 0:00

Казанда 11 мартта "Адмирал" базарында булган янгыннан соң шимбә көнне дә мәетләрне эзләү эшләре дәвам итте. Хәрабәләр астыннан барлыгы 17 кешенең мәете табылды. 14 март Татарстанда матәм көне булды.

"Адмирал" базары януга өч көннән артык вакыт үтсә дә, югалган кешеләрне эзләү һәм хәрабәләрне чистарту эше бертуктамый дәвам итте. Бу эшләр әле якшәмбе дә тәмамланыр түгел кебек.

Һәлак булганнарның туганнары коткаручылар акрын эшли дип зарланса да, базар урынына якынрак килгәч бу сүзләрнең бик үк дөрес булмавы аңлашыла.

Башта коткаручыларның махсус төркеме янгын урынына кереп тиешле урыннарны этләр ярдәмендә тикшереп чыга. Аннан икенче бер төркем килеп тимерләрне кисә, бетоннарны ватып, күтәрә алганарын бер читкә алып куя. Өченче төркем исә мәет булмавы төгәл ачыкланган бу урындагы янгын калдыкларын тагын икенче бер җиргә күчерә. Аннан инде тракторлар бу калдыкларны йөк машиналарына төи. Шуны да әйтергә кирәк, рәсмиләр бүгенгә чаклы унар тонна сыйдырышлы 300 йөк машинасының янгын калдыкларын чыгаруын әйтте. Шулай итеп метрлап метрлап эчкә узыла. Барлык бу эшләргә янгын кызуында эреп бөгелгән зур тимер кисәкләре комачаулавын да әйтергә кирәк.

Янгыннан соң беренче көннәрдә вакыйга урынына журналистларны документ тикшереп керткән булсалар, җомгадан башлап тикшерү арттырылды. Омон көчләре эчкә узарга теләүче каләм ияләренә документ кына сорап калмый, ә коткаручыларның матбугат үзәгеннән кемнең дә чыгып сине каршы алуын таләп итә башлады. Бу хәлне каләм ияләре гаҗәпләнеп кабул итте.

Базар бинасына якынрак килгән саен бина сугыш кырын хәтерләтә. Янгын башланган бинаның уң ягында яртылаш янып зур кисәүгә әйләнгән төрелгән келәмнәрнең кайберләреннән әле дә төтен чыккалый. Арткы өлештә исә кирпеч дивар ишелмичә сакланып калган. Күрәсең, сүндереп өлгергәннәр. Шул дивардагы тәрәзәдән бер-берсенә бәйләп тоташтырылган калын тукыма күзгә ташлана. Янгын башлангач икенче каттагы сатучылар шуннан тотынып төшеп котылган.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 14 мартның киченә янгында һәлак булганнар саны 17 кеше иде. Төгәл билгеле булмаса да, 20ләп кешенең хәрабәләр астында булуы әйтелә. Үлгән кешеләрнең исемлегенә күз салсаң, аларның иң олысы 1961нче, иң яше 1996нчы елгы.

Фамилияләренә караганда, корбаннарның күпчелеге чит ил кешеләре. "Адмирал" алдында көтеп торган кешеләр хәзер инде бинадан исән котылучыны көтми, ә үз туганнарының мәетләре чыкмасмы дип көтә. Рәсмиләр белдерүенчә, табылган мәетләр арасында танымаслык булып янган җәсәдләр дә бар.

14 март Татарстанда матәм көне булды. Республика радио телевидениеләрендә күңел ачу програмнары туктатылды. Ак Барс һәм Авангард хоккей такымнары арасындагы плей-офф ярымфинал матчы вакытында да һәлак булучылар бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Байраклар яртылаш аска төшерелде һәм аларга кара тасма бәйләнде. Казанның кайбер оешма биналарында Татарстан байраклары яртылаш аска төшерелгән булса да, Русия байраклары үз урынында җилфердәде. Күрәсең матәм көне Русия күләмендә булмагач, Русия байраклары бу хәлне исбатлар өчен калдырылды.

XS
SM
MD
LG