Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда янган "Адмирал" арендаторы үз гаебен таныган


Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәге бинасын арендага бирүче ширкәт җитәкчесе Гусейн Гахраманов мәхкәмәдә үзенең гаебен таныган. Мәхкәмә аны 11 майга кадәр сак астында калдырган.

Гахраманов һәм аның урынбасарыннан тыш, бинаның хуҗасы булган ширкәт башлыгы Роберт Хәйруллин һәм миллиардер Алексей Семин да бу эш нигезендә бара. Семин әлегә Франциядә. Ул үз гаебен танымый һәм Русиягә кайтырга җыенмый.

Янгын эше нигезендә җиде кеше кулга алынган.

Бүген Казанда элекке пристав-башкаручы Минзилә Сафина тоткарланды. Тикшерү фикеренчә, ул сәүдә үзәгендә янгын иминлеге кимчелекләре бетерелүе турында хисап тоткан булган. Тикшерү аны сак астына алуны таләп итмәкче.

"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын 11 мартта булды. Җимерекләр астында 17 кешенең мәете табылды.

XS
SM
MD
LG