Accessibility links

ММЧ: Байкалда Украинаның элекке президенты Януковичның улы батып үлгән


Байкал күлендә ял иткәндә Украинаның элекке президенты Виктор Януковичның кече улы батып үлгән. Бу хакта РБК хәбәр итә.

21 март көнне Иркутски гадәттән тыш хәлләр министрлыгының интернет сәхифәсендә Байкал күлендә бер машинаның су астына китүе язылган иде. Коткаручылар машинада булган алты кешенең бишесе коткарылуы, ә йөртүченең вафат булуын әйтте. Соңрак әлеге мәгълүмат сәхифәдән юкка чыкты.

Өлкәнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгында үлгән кешенең Виктор Давыдов исемле булуын әйттеләр. Аның Украинаның элекке президенты улы булу-булмавына ачыклык кертмәделәр. Интернетта Януковичның кече улы әнисе Людмила Давыдованың кыз чактагы фамилиясен йөртүе турында мәгълүматлар пәйда булды.

XS
SM
MD
LG