Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кыз баланы кечкенәдән үк гаилә тормышына әзерләргә кирәк"


"Балам – горурлыгым" исемле тәрбияви очрашу
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:26 0:00

"Балам – горурлыгым" исемле тәрбияви очрашу

20 мартта Татарстан Диния нәзарәтендә кыз бала тәрбиясенә, гаиләдә хатын-кызның роле, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә багышланган очрашу үтте.

Узган айда диния нәзарәтендә гаиләдәге мөнәсәбәтләргә, ир бала, кыз бала тәрбиясенә багышланган түгәрәк өстәл утырышы үткән иде. 20 мартта узган чарада әлеге түгәрәк өстәлнең дәвамы буларак аеруча кыз бала тәрбиясе, гаиләдә хатын-кызның роле турында сүз барды.

"Хатын-кыз өчен иң мөһиме - гаилә"

Психолог Гөлназ Гәләвиева әйтеп үткәнчә, кыз балада, беренче чиратта, йомшак, назлы булу кебек сыйфатларны тәрбияләү һәм аны үзендә сакларга өйрәтү бик мөһим, нәкъ шушы сыйфатлар аның үз гаиләсендә уңай даирә булдыруга ярдәм итәчәк. Әмма бу сыйфатлар кыз балада нәкъ гаиләдә булганда гына саклана, дип билгеләде психолог. Хатын-кыз психикасы да бары тик гаиләдә ныгый ала.

Әгәр дә кыз бала гаиләсеннән аерылып, мисалга укырга китеп, күпмедер вакыт үзе генә була икән, анда инде ир-атларга хас сыйфатлар тәрбияләнә башлый, аның психикасы да көчсезләнә. Бу киләчәктә аның үз гаиләсендә проблем тууга сәбәп булачак, дип билгеләде психолог.

"Хатын-кызның бурычы - Аллаһ тарафыннан тумыштан ук бирелгән шушы хатын-кыз сыйфатларын саклау. Аллаһ хатын-кызга көчле психика биргән. Әмма аның психикасы бары тик гаиләдә генә үсеш алырга мөмкин, әгәр дә ул гаиләдә булмаса, аның психикасы көчсезләнә. Бу аның характеры бозылуда чагылачак.

Гаилә хатын-кыз өчен иң мөһиме. Кыз баланы кечкенәдән үк шуңа әзерләргә кирәк. Әгәр дә кыз бала гаиләсеннән аерылып, күпмедер вакыт үзе генә булса, анда ир-атка хас сыйфатлар формалаша башлый. Шуңа күрә, кияүгә чыккач аның гаиләсендә проблемнар башлана", дип сөйләде Гөлназ Гәләвиева.

"Өй мәшәкатьләрен мәхәббәт белән башкару мөһим"

Гөлназ Гәләвиева билгеләп үткәнчә, өй мәшәкатьләре белән шөгыльләнү дә хатын-кыз сыйфатларын саклауга ярдәм итә (мисалга, ашарга пешерү, өйне җыештыру). Әмма иң мөһиме - хатын-кызның бу эшләрне ихластан, теләк һәм мәхәббәт белән башкаруы, нәкъ шундый үрнәкне ул кыз балага күрсәтергә тиеш. Әгәр дә хатын-кыз бу эшләрне ризасызлык, зарлану белән башкара икән, бу гаиләдә үскән кыз балада өй мәшәкатьләренә карата каршылык хисе тәрбияличәк.

Гөлназ Гәләвиева хатын-кызның гаиләдә психик даирәне булдыручы булуына басым ясады. Хатын-кызның өй мәшәкатьләрен ихластан, мәхәббәт белән башкаруы ир кешегә уңай йогынты ясый, ир кешенең гаиләдә үз-үзен ничек тотышы гаиләдә хатын-кыз булдырган даирәдән, мохиттән тора, дип сөйләде психолог.

"Хатын-кызның гаиләдә уңай даирә булдыруы ир кешегә зур йогынты ясый. Әгәр дә хатын-кыз өй мәшәкатьләрен ихластан, мәхәббәт белән башкара икән, ир кеше дә үзен уңай хис итә", диде ул.

Кыз баланы өй мәшәкатьләрен башкаруга өйрәтүдә махсус уенчыклар куллану (мисалга, төрле савыт-сабалар), яшенә карата уеннар уйнату кирәк (ашарга пешерү, кибет уены).

Гөлназ Гәләвиева, кыз-балада кечкенәдән һәр яктан чисталык тәрбияләү кирәклеге хакында да әйтеп узды. “Чисталык кыз-баланың йөрәгендә, уй-фикерләрендә, сөйләмендә кыяфәтендә булырга тиеш”, дип сөйләде психолог.

XS
SM
MD
LG