Accessibility links

Уфада ашыгыч ярдәм хезмәтеннән җиде кеше ачлык тота


Уфаның ашыгыч медицина ярдәме хезмәтеннән җиде кеше ачлык тотып үз эшләрен дәвам итә. Бүген алар Русия медицина пулаты һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына хат юллаган.

Мөрәҗәгатьтә авырулар янына баручы машиналарны тиешенчә җиһазландыру, эш сәгатьләрен нормага китерү, хезмәткәрләргә басым һәм эзәрлекләүне туктату соралган. Ачлык игълан итүчеләр шулай ук әлене подстанциянең баш табибы Марат Җиһаншин һәм аның урынбасарын эштән алуны таләп итә.

Җиһаншин табибларның ризасызлыгына сәбәп юк, ачлык игълан итүчеләр - "Действие" һөнәр берлеге әгъзалары, үзләренә тиеш булмаган ташламалар таләп итә дип белдерде, дип язды ТАСС.

Узган ел Уфаның ашыгыч ярдәмендә эшләүчеләр проблемаларны чишүне таләп итеп ике тапкыр ачлык тотты. Соңгысында катнашкан 25 кеше Медицина пулаты президенты Леонид Рошаль үтенече белән ачлыкны туктаткан иде.

Кичә Мәскәү поликлиникаларында эшләүче 20ләп табиб хезмәт хокукларының бозылуына ризасызлык белдереп һәм медицина хезмәткәрләренең санын арттыруны таләп итеп "итальянча" каршылык чарасын башлады.

XS
SM
MD
LG