Accessibility links

Кайнар хәбәр

Царнаевка ачылган җинаять эшендә прокурорлар үз дәлилләрен китерүне төгәлләде


Дүшәмбе көнне Бостон марафонында шартлау оештыруда гаепләнгән Джохар Царнаев җинаять эше нигезендә прокурорлар үз дәлилләрен китерүне төгәлләде. Шаһитларның иң соңгысы булып 8 яшьлек Мартин Ричардның нинди җәрәхәтләрдән җан бирүе турында сөйләдею 2013 елның 15 апрелендә әлеге марафонда гамәлгә куелган ике кулдан ясалган шартлаткычтан өч кеше һәлак булды, 260тан артыгы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды.

Прокуратура фикеренчә, бертуган Царнаевлар терактны Американың мөселман илләрендә алып барган сугышына уч итү сәбәпле оештырган. Джохар Царнаевка 30 гаеп белдерелә, аның 17се нигезендә үлем җәзасы каралган.

Дүшәмбе көнне адвокатлар үз дәлилләрен китерү эшенә кереште. Алар бу эш карала башлаганда ук 19 яшьлек Джохар бары тик абыйсы Тамерлан кушканга терактны башкаручы булуын гына әйтте. Алар Джохарны аклану түгел, ә үлем җәзасыннан саклап калу максатын куя.

XS
SM
MD
LG