Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарларын Килем үзәге һәм Бәләбәй гимназиясе хәлләре борчый


Мохтарият утырышы
Мохтарият утырышы

Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте шурасы утырышында Килем үзәгенең бинадан чыгарылуын Тевкилев шәхесе, Бәләбәй гимназиясе мөдирен эштән алуны ШОС һәм БРИКС саммитлары белән бәйләүчеләр дә булды.

Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте шурасының 31 март узган утырышы Бүздәк районының Килем татар тарихи-мәдәни үзәгенең бинасыннан чыгарылуы һәм җитәкчесенең урыныннан алынуы уңаеннан фикер алышу белән башланды.

Утырышта сүз алган Килем мәдәни үзәгенең элекке рәисе Гүзәл Латыйпова шуларны сөйләде:

Гүзәл Латыйпова
Гүзәл Латыйпова

– Тарихи борынгы Тәфкилев сараеннан безнең үзәкне алдан искәртеп тормый, куып дигәндәй чыгарып җибәрделәр. Моны бинаның канун нигезендә бушатылырга тиешлеге белән аңлаттылар. Безнең үзәктә Килемдәге халык театры, “Хатирә” фольклор ансамбльләре дә төрле чараларга әзерләнә иде. Хәзер тарихи-мәдәни үзәк Бүздәк мәдәният сараена күченде. Халык театры һәм “Хатирә” ансамбле урамда калды. Күчү вакытында бик күп әйберләрнең кыйратылуы һәм югалуы мәгълүм. Мин каршы көрәшеп тә җиңә алмагач, “үзем теләп” гариза язарга мәҗбүр булдым.

Тәфкилев сарае
Тәфкилев сарае

Шура утырышында катнашучылар арасында бинадан бушатуны Тәфкилев шәхесе белән бәйләргә тырышучылар да булды. Аларга караганда, керәшен татары Алексей Тәфкилев Петр I заманында зур дәрәҗәләргә ирешкән. Патшаның яшерен эшләр буенча тәрҗемәчесе, дипломат булган. Чиләбе кирмәнен төзетүче, ягъни Чиләбегә нигез салучы буларак та тарихка кергән.

1735-1740 елларда полковник Тәфкилев башкорт күтәрелешенә каршы көрәштә катнашкан. Башкорт җәмәгатьчелегендә аның 1736 елда Сеянтус дигән башкорт авылына һөҗүм итүе, 105 кешене амбарга ябып яндырып үтерүе турында фикерләр таратыла. Тәфкилев башкорт халкына геноцид кылучы итеп сурәтләнә. Шуңа Килемдәге татар үзәген урамга кууда әлеге факторның да кысылышы булуы мөмкин.

Утырышта Килем үзәгенең бинадан чыгарылуы чыннан да аның Тәфкилев сараенда утыруы сәбәпле дип билгеләнде. Ләкин бу шәхеснең хәрби эшчәнлеге белән бәйле түгел, ә бинаның статусы сәбәпле дип ассызыкланды. Әлеге бинадан үзәктән башка авыл биләмәсе хакимияте һәм китапханә дә чыгарылган. Килем тарихи-мәдәни учагы урнашкан җир авыл биләмәсенә караса, үзәк Уфадагы Дуслык йортының бүлекчәсе булып санала, бина исә 1995 елдан ук тарихи ядкарь буларак, федераль милек булып исәпләнә. Ягъни, милекне канунлаштыру мәсьәләсендә каршылыклар бар. Ул берьюлы өч милекче кулында була алмый. Канун буенча музейда башка юнәлешле оешмалар утыру каралмаган.

Мохтарият шурасы Русиянең мәдәният министры Владимир Мединскийга мөрәҗәгать юлларга дигән карар чыгарды. Мөрәҗәгатьтә федераль әһәмияткә ия ядкарь буларак бинаны төзекләндерүдә ярдәм соралган. Музейны хезмәтләндерүчеләрнең штат берәмлекләрен булдыру, аларга федераль казнадан хезмәт хакы бүлү соралган. Мохтарият мондый биналарның Башкортстанда булмавын искә алып, киләчәктә турист маршруты оештыру тәкъдиме белән чыгуны да күтәрде.

Бәләбәй татар гимназиясе тирәсендәге хәлләр анда булып кайткан бәйсез журналист Мадриль Гафуровның чыгышы белән башланды:

Мадриль Гафуров
Мадриль Гафуров

– Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновның вазифасыннан алыну сәбәбе һаман да әйтелми. Шул ук вакытта анда финанс эшчәнлеген тикшерү эшләре бара. Теләсә нинди әйбәт эшләгән оешмада да зур булмаган финанс чатаклыклары табарга була. Монда да табулары ихтимал. Ләкин биредә Хөсәеновның эштән алынуы аның көрәшче булуы, юк урында татар мәктәбе булдыруы, уку йортының мәнфәгатьләрен яклап кырыктан артык мәхкәмә уздырып, күпчелегендә җиңүе, гимназияне зурайту, уку шартларын яхшырту теләге белән урындагы хакимият һәм мәгариф түрәләре арасындагы каршылык сәбәпче. Тарткалашлар электән килә. Хакимият татар мәктәбен төзекләндерү, зурайту өчен көрәшкән кешене урыныннан алып, проблемаларны җиңел генә чишәргә уйлый.

Социология фәннәре докторы, профессор Рушан Галләмов:

Рушан Галләмов
Рушан Галләмов

– Нурмөхәммәт Хөсәенов татар мәгарифе өчен көрәшүче Дон Кихот кебек. Ул Мортаза Рәхимовның тамагына кадалган сөяк кебек булды. Мин гимназия мөдирен эштән алуны шул көчләр махсус ШОС һәм БРИКС саммитлары алдыннан республикада каршылыклар чыгару өчен оештыра дип исәплим. Без бу көчләрнең уеныннан намуслы чыгарга, Нурмөхәммәтне урынына кайтарырга, республика җитәкчесен каршылыклар чыгудан саклап калырга тиеш.

“Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм:

Мөхәммәт Галләм
Мөхәммәт Галләм

– Чыннан да Рөстәм Хәмитовны алты яктан алты фетнә урап алган. Ләкин явызлыкка каршы явызлык эшләргә ярамый. Без гимназия мөдирен урынына кайтарып, уку елы беткәч мәктәпнең 20 еллыгын зурлап уздырып, Хөсәеновны олылап ялга җибәрсәк, барысы да тыныч юл белән хәл ителә ала.

Шура утырышында Нурмөхәммәт Хөсәеновны уку елы беткәнче урынында калдыруны сорап республика җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә дигән карар чыгарылды.

XS
SM
MD
LG