Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кайбер районнарда хакимият халыкка яңа ясак сала


Татарстанда референдум уздырып юлга, утка, башка кирәк-яракларга дип халыктан акча җыялар. Бу болай да эше булмаган һәм хезмәт хакы ала алмаган халыкның кесәсенә суга.

Март аенда Татарстанның күп кенә районнарында ясак салу (самооблажение) референдумы узды. Халык арасында акча җыюга канәгатьсезләр артса да, күпчелек аны ачыктан-ачык әйтергә курка.

Хакимият әлеге акчаларны район-авыл, шәһәрнең кирәк-ярагына дип аңлата. Канун нигезендә җирле халыктан җыелган һәр бер сумга Татарстан бюджетыннан тагын дүрт сум өстәп бирә. Шуңа халыктан ни кадәр күбрәк акча җыелса, җирле җитәкчеләргә дә шул кадәр файдалырак.

Ләкин акчаны да тиктомалдан гына җыеп булмый, шуңа башта елына бер референдум уздырыла. Анда халыкның күпчелеге (50%+1 тавыш) "Әйе" дип җавап бирсә, моның белән килешмәгәннәрдән дә рәхәтләнеп акча җыярга була дигән сүз.​

Референдумга чакыру бик җанлы алып барылды. Чакыру кәгазеннән тыш, халык референдумга килсен өчен көне-төне өйләргә шалтыратып килү-килмәү белән кызыксынып торганнар. 50 проценттан артык тавыш җыю өчен эш бик актив алып барыла.

"Референдум якынлашканда көндә берничә тапкыр шалтыратып "киләсеңме, киләсеңме" дип сорадылар. Мин бармадым, шуңа да карамастан, акчаны барыбер килеп алачакларын әйттеләр”, ди Апастан Гөлнара ханым.

Әлеге җыела торган акчалар һәрбер район, авыл, шәһәрдә төрле. Кайберләрендә кеше башына бер мең сум, кайберләрендә 300 сум җыялар. Мисал өчен, Әтнәдә дүрт кешелек гаилә дүрт мең сум чыгарып бирергә тиеш. Әгәр малай-кызлары шәһәрдә яшәп тә, авылда теркәрлгән булса, алар өчен дә акча бирмәле.

Бу "ясак җыюга" канәгатьсезлек белдереп халык социаль челтәрләрдә дә яза башлады. "Безнең Питрәчтә 300 сум җыялар. Юллар ремонтлауга һәм яктылык булдыруга акча җитми икән..." дип яза Артем Демидов. Шемәрдәннән Илнур Габдрахманов: "Бездә 100 сум җыялар. Референдумга бармадым, әмма алар акча алырга дип үзләре өйгә килде. "Зират капкасын ремонтларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл булдыру өчен кирәк" дип әйттеләр. Безнең һәйкәлне инде Сабага күчергәннәр иде элек", ди ул.

Әйтергә кирәк, акчаны бер әйбергә дип җыеп, аны максатчан куланмау очраклары инде Татарстанда узган елны ук күзәтелә башлады. Биектаудагы өч авылга зират булдырырга ышандырсалар да, чынлыкта аның бер генә авылда икәне ачыкланды.

Юридик фәннәр кандидаты Илшат Миңнегулов Азатлыкка әйтүенчә, ул акчалар максатчан җыела һәм нәрсәгәдер дөрес тотылмаса, инде хокук бозу булып тора.

Илшат Миңнегулов
Илшат Миңнегулов

"Андый очракта тиешле оешмалар тикшерү уздырырга тиеш була. Шәһәрдә тимер ишекләр, домофоннар куялар. Ул акчалар, шәһәрдә, әлбәттә, күренә", диде ул.

Әлбәттә, авыл-район җирендә көне-төне эшкә чумган халык бу акчаларның ничек тотылуын күзәтеп бармый. Ниндидер күпер салынырга вәгъдә итеп, ул салынмаса да, кайдадыр барып зарланып йөрми. Иң күбе чүп утаган арада күршесе белән сөйләшеп алырга мөмкин.

Мисал өчен, Яшел Үзән районындагы бер авылда яшәүче пенсионер ханым (исем һәм авылын әйтмәүне сорады) узган ел 200 сум җыюларын, әмма ул акчаның нәрсәгә тотылуын белмәвен әйтте.

"Әле бу 200 сумны җыючы чишмәне уратып алу өчен бура булдыруга тагын 500 сум җыйды. Ярый инде 500 сум җыйсалар да, чишмәгә бура ясадылар. Ә менә бу 200 сум турында белмим кайда киткәндер. Юлга таш салдылар-салуын, әмма аны Казаннан килеп эшләделәр, ул инде күптән планга кертелгән иде", диде ул.

Юрист Миңнегулов әлеге ясакны "ирекле салым" дип атый.

"Җирле дәрәҗәдәге мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булганда, шуңа таяналар. Моңа хокуки нигез булып "Русиядә җирле үзидарә оештыру гомум принциплары" федераль кануны тора. Җирле казнаны шундый акча белән тутыру мөмкин әйбер.

Мисал өчен, бер муниципаль районда үзәккә кадәр 70 чакрым, әгәр янгын була калса, анда янгын сүндерү машинасы тиз генә килеп җитә алмаячак. Шуңа алар тик торган иске янгын сүндерү машинасын төзәтергә булды. Аның өчен кирәкле әйберләр алды да инде үз янгын сүндерү машиналарын булдырды.

Нинди эшләр эшләнгәнен халык белеп торырга тиеш. Авылда бит барысы да күз алдында.

Халыктан акча җыю өчен башта бит җирле референдум уздыралар. Шуның нәтиҗәсендә инде акча җыела. Референдумга 50 проценттан артык салаучы килсә, ул узган дип санала. Нәтиҗәдә ул үткән дип саналгач, инде ул референдумга бармаучылардан да акча алына, диде ул.

Миңнегулов Әтнәндә бер мең сум, ә Апаста 300 сум, Шәмәрдәндә 100, Питрәчтә 300 сум җыелуын андагы чараларга бәйле дип аңлатты.

"Әгәр эшләнәсе эшләр күп икән, инде күбрәк алалар. Бу тәртип совет заманында да кулланыла иде. Мисал өчен авылга җибәрелгән укытучыга ярдәм итү өчен бөтен авыл белән акча җыялар иде. Бу коллективизм", ди ул.

Шул ук вакытта авылда эш булмау, хезмәт хакы түбән булу сәбәпле, очын-очка ялгап барган халык елына бер генә булса да тиктомалдан акча чыгарып салырга теләми. Кайберләренең бөтенләй мөмкинлеге дә юк.

Әлеге мәсьәләдә Азатлык радиосы Татарстан муниципаль берәмлекләр шурасы рәисе Минсәгыйт Шакировка да шалтыраткан иде, әмма ул телефонын алмады.

XS
SM
MD
LG