Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәп төзекләндерүгә акчаны ата-ана кесәсеннән алмакчылар


Илсур Метшин (с) Казанның 3-нче гимназиясендә
Илсур Метшин (с) Казанның 3-нче гимназиясендә

Зур төзелешләр, зур казанышлар белән мактанучы Татарстанда җитәкчелек мәктәпләрне төзекләндерү эшен ата-ана җилкәсенә йөкләргә тәкъдим итә.

Мәктәпләрне төзекләндерү эшендә әти-әниләр дә актив катнашырга тиеш. Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин бу фикерне башкаланың 3-нче гимназиясендә әйтте. Быел әлеге белем йорты капиталь төзекләндерү програмына кертелгән. 2013 елда Казанда әлеге програм нигезендә барлыгы 19 мәктәпне төзекләндерү күздә тотыла. Метшин бу эшкә спонсор һәм меценатларны, ягъни хәллерәк әти-әниләрне җәлеп итү ягында.

3-нче гимназия мөдире Наталья Уваровадан шәһәр башлыгы әти-әниләр мәктәпкә спонсорлык ярдәме күрсәтәме, дип кызыксынды. Бу сорау тиктомалдан түгел. Шәһәр үзәгендә урнашкан мәктәптә күп кенә “хәллеләр”нең балалары укый. Мөдир спонсорлык ярдәмен актив күрсәтүчеләрнең берсе буларак Татарстанның “Челтәр компаниясе” ачык акционерлар җәмгыяте мөдире Илшат Фәрдиевне атады. Бу мәктәптә аның улы укый икән.

3-нче гимназиянең эчтән дә, тыштан да тузуын исәпкә алганда, төзекләндерүгә шактый акча кирәк булачак. Смета нигезендә дәүләт 21 миллион сум бирергә әзер. Әмма бу акча гына җитмәячәк. Шуңа да шәһәр башлыгы төзекләндерү эшләренең бер өлешен әти-әниләр җилкәсенә салмакчы.

Илсур Метшин
Илсур Метшин
”Төзекләндерүнең бер өлеше республика бюджетыннан, бер өлеше шәһәр казнасыннан финанслана, һәм өлешчә – спонсорлар ярдәме. Әти-әниләрдән җыелган акча хисабына төзекләндерү эшләренең исемлеген киңәйтергә була. Мондый тәҗрибә бездә инде бар”, диде Метшин.

Казан шәһәре хакимиятенең чираттагы инициативасы артында нәрсә ята? Мәктәпне финанслау акрынлап әти-әниләр җилкәсенә калмасмы? Һәрхәлдә, шәһәр башлыгы төзекләндерү эшләренә акча җыю мәҗбүри түгел дип ышандыра. Барысы да әти-әниләрнең үз иркендә булачак. Мөмкинлеге бар икән – булыша, юк икән – юк.

Мэр тәкъдименә әти-әниләр каршы. Бүген һәр мәктәптә диярлек хәйрия оешмалары, багучылар шурасы, ата-ана комитетлары һәм башка күп төрле фондлар эшли. Моңарчы бу оешмалар бүлмәләрне төзекләндерү өчен акча җыйса, хәзер инде мәктәпне төзекләндерүгә дә булып чыгамы?

Казан шәһәренең 2-нче гимназиясендә мөдирнең хуҗалык эшләре урынбасары Алмаз Нәҗипов: ”Безнең мәктәп быел шулай ук бу програмга кертелде. Аны төзекләндерүгә 50 миллион сумга якын акча кирәк. Торбалар ага, түбә ага, канализацияне алыштырырга кирәк. Кыскасы, эш фронты зур. Акчаны дәүләт җитәрлек бирерме, юкмы, алдан әйтә алмыйм. Ләкин мин бу эшкә әти-әниләрне катнаштыру ягында түгел”, ди.

Белешмә: Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү програмы Татарстанда 2012 нче елда башланды. Ул өч елга исәпләнгән. Бу програм нигезендә республикада барлыгы 753 белем йорты төзекләндереләчәк. Дәүләт хисабына мәктәпләрдә түбәне төзекләндерү, тәрәзәләрне һәм су, җылылык үткәргечләрне алыштыру каралган.
XS
SM
MD
LG