Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәфкать Нигъмәтуллин концерты Омски татарларына бәйрәм булды


Сәхнәдә Нәфкать Нигъмәтуллин һәм музыкантлар
Сәхнәдә Нәфкать Нигъмәтуллин һәм музыкантлар

Март ахырында Омскида өр-яңа концерт програмы белән җырчы Нәфкать Нигъмәтуллин булып китте. Чарага татарлар 200-300 чакрымдагы авыллардан да җыелды.

Концерт “Сибиряк” мәдәният сараенда, тамашачы белән шыгрым тулы залда барды. Шуны да әйтергә кирәк, тамашачы Омскидан гына булмады. Көннәрнең салкын, юлларның бозык булуына карамастан, 200-300 чакрым ераклыктагы Большеречье, Тара, Колосау, Муромцево районнары авылларыннан да килүчеләр шактый иде.

Нәфкатъ Нигъмәтуллинның Омскида беренче генә булуы түгел. Продюссер, төркем җитәкчесе һәм концертларның төп оештыручысы Рәмзия Саляхова сүзләренчә, ике дистә елдан артык татар эстрадасында чыгыш ясау дәверендә Омски тамашачысы белән җырчы инде дүртенче тапкыр очраша. Аңа да карамастан, ә бәлки, киресенчә, таныш җырчы белән очрашу сәбәпледер, тамашачы Нәфкатъне көтеп алган иде.

Тамашачылар
Тамашачылар

Артистның һәр җыры көчле алкышлар белән каршыланды, тамашачы җырларга кушылып җырлады да, сикереп төшеп биедә дә. Гомумән, артист белән тамашачы арасында ниндидер күзгә күренмәслек күпер салынган кебек иде. Ә инде концерт ахырына якынлашканда башкарылган җырларны тамашачы, шулай ук көчле алкышлап, аягүрә басып тыңлады.

Бер уңайдан, Нәфкатъ Нигматуллинның концерт төркемендә яшьләрнең күп булуы һәм аларның уңышлы чыгыш ясаулары турында да әйтергә кирәк. Яшь җырчы һәм биюче кыз – Резеда Ганиуллинаның, музыкантларның чыгышлары ямь өстенә ямь өстәде.

Тамашачылар
Тамашачылар

Өч сәгатьтән артык барган концерт, сизелмичә үтеп китте. Концерт тәмамланса да, тамашачы белән аралашу дәвам итте. Берәүләр Нәфкатъ белән фотога төшәргә омтылдылар, икенчеләр аннан автограф алып калырга ашыктылар, өченчеләр куңелләрендә туган сорауларына җавап эзләделәр. Нәфкатъ, ашыкмыйча, тамашачыларның бар теләкләрен дә үтәргә тырышты.

Омскида концерт тәмамлануга артистлар, ял итеп тормыйча, Төмән өлкәсенә юл тоттылар. Аларны Төмән, Тубыл, Сургут, Пытъ-Ях, Нижневартовски шәһәрләрендә, аннары Башкорстан якларында яшәүче милләттәшләребез белән очрашулар көтә.

Себер якларына һөнәри артистлар сирәк килсәләр дә, җирле үзешчәннәр көче белән төбәктә еш кына төрле мәдәни чаралар оештырылып тора. Мәсәлән, агымдагы елның февраль-март айларында Омскида “Умырзая” татар-башкорт халык фольклор ансамбле концерты, “Озын толым” бәйгесе, “Нәүрүз” бәйрәме, кебек чаралар узды. Өлкәнең Большеречье, Тара, Тевриз, Усть-Ишим, Колосау районнары авылларында да үзешчән төркемнәр чыгышлары, төрле бәйгеләр, юбилейлар һәм башка мәдәни чаралар үтте.

XS
SM
MD
LG