Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ТИҮ Бәләбәй гимназиясе мөдирен яклап пикетка чыкты


Казанда ТИҮ Бәләбәй гимназиясе мөдирен яклап пикетка чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:52 0:00

Башкортостанның Бәләбәй шәһәрендәге татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновның эшеннән алынуына ТИҮ Казанда пикет оештырып ризасызлык белдерде. Чарада Миңнеханов, Мөхәммәтшин һәм Закировтан Хөсәеновка ярдәм итүләре соралды.

4 апрельдә Казанның Мулланур Вахитов һәйкәле янында үткән чарада катнашучылар, "Нурмөхәммәт Хөсәеновны эштән куу Башкортостандагы бердәнбер татар гимназиясен юк итү!", "Этноцид татар в Башкортостане позор России!", "Миңнеханов, Мөхәммәтшин, Закиров!Н. Хөсәеновка ярдәм итегез! РТ Конституциясе, 14 маддә таләп итә", "Хәмитов Хөсәеновны эштән куа шовинист Дугинның боерыгын үти", дигән һәм башка татарча, русча язылган шигарләр күтәрелде.

Азатлык сорауларын җаваплап бу пикетның ни сәбәпле оештырылуы турында сөйләгән ТИҮ вәкиле Айрат Хәтмулла, Русиядә татарга каршы бар яклатып басым бара дип белдерде.

"Без Хөсәеновны яклый алмасак, татарга басым дәвам итәчәк. Без Хөсәенов дигән исемнән шул татар гимназиясен яклауны күздә тотабыз. Ул үзенең гимназиясендә тәртип булдырганы өчен эшеннән алынды.

Татарстан Нурмөхәммәт Хөсәеовка берничек тә ярдәм итә алмый. Хәтта Кырымда ATR телеканалы ябылганда да Татарстан ярдәм итә алмады.

Без исә бу пикетка аз булса да халык фикере булсын, халык таләбе булсын өчен чыктык. Безнең белән бергә Бөтендөньятатар конгрессы чыгарга тиеш иде. Алар исә үз эшләре белән әвәрә булып яталар.

Нурмөхәммәт Хөсәенов үз эшенә кире кайтарылмаса, без яңадан пикетка чыгачакбыз. Алга таба аны яклар өчен митинг белән чыгарга кирәк. Әгәр дә татарлар дәррәү күтәрелеп чыкмаса, берәм-берәм безне басачаклар", дип белдерде Айрат Хәтмулла.

Бер сәгатьтән артык барган пикет тыныч үтте.

11 мартта Башкортостанның Бәләбәй шәһәре татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов билгесез сәбәптән эшеннән алынлы.

23 мартта Уфада Башкортостан татар иҗтимагый үзәге эштән алынган Бәләбәй гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновны яклап пикет уздырды.

29 мартта Нурмөхәммәт Хөсәенов Азатлыкка, үзен ничек итеп эштән алулары һәм ата-аналарның, татар җәмәгатьчелегенең аны яклавы турында сөйләп, зур ризасызлык дулкыны күтәрелү мөмкинлеге турында кисәтте.

XS
SM
MD
LG