КФУның журналистика кафедрасы һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе белән берлектә оештырылган “Милли телеканалда телевизион мәгълүматның халыкара үзенчәлеге: этножурналистика мәсьәләләре” дигән түгәрәк өстәл күтәргән темалар яңгырашлы булса да, катнашучылар һәм сөйләүчеләр күп түгел иде. Шул ук “Яңа гасыр” телевидениесеннән дә вәкилләр күренмәде. Түгәрәк өстәлдә берничә мәгълүмат чарасы журналистлары (“Татар информ” агентлыгы, “Республика Татарстан” газеты, “Россия-Татарстан” телеканалы), Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Ирек Шәрипов, журфак мөгаллимнәре белән студентлар катнашты.
КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин чыгышыннан күренгәнчә, милли журналистикада проблемнар шактый һәм аларның күбесен чишәр өчен дәүләт ярдәме кирәк. Васил әфәнде белдергәнчә, бу өлкәдәге мәсьәләләрне чишү эше дәүләт катнашыннан башка бармаячак. Илдә нинди генә кризис булса да, бернигә карамастан, дәүләт дотациясе сакланырга тиеш”, ди Гарифуллин.
“Татарстан” ДТРК каналының милли тапшырулар бүлеге мөдире Лия Заһидуллина катнашучыларга һәм журфак студентларына милли тапшыруларның ничек дәүләт ярдәмендә эфирга чыгуын аңлатырга тырышты. Үрнәк мисаллар итеп ул Татарстанга артык тукталмыйча, чит төбәкләргә игътибар итте. Мисал өчен, Дагыстанда дәүләт каналының 14 милләт телендә сөйләвен әйтте.
Татарстанның Дәүләт шурасы депутаты Ирек Шәрипов та милли, этножурналистикага тиешле игътибар җитмәвен таныса да, проблемнарны башка яктан аңлатырга тырышты.
“Журналист кайда гына эшкә урнашса да, басма мәгълүмат чарасымы ул, әллә телерадиокомпанияме – мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе – әйтер сүзеңнең һәркемгә аңлаешлы булуы. Илдәге низаг, милли бәйрәм турындагы мәгълүматлар бирелгәндә, милләтнең тарихы, бүгенге торышы, данлыклы шәхесләре дә күләгәдә калмаска тиеш. Бу мәсьәлә дәүләт тарафыннан кайгыртылса гына, алга китеш булачак. Даирәбездә безнең милли журналистика турында "Йә танцы, йә танки" диләр. Ләкин бит тормыш сугыш һәм җыр-биюдән генә тормый. Көндәлек тормыш, ягъни балалар тәрбияләү, ризык табу, ял итү, хезмәт куюны һәм башкаларны да яктыртырга тиеш этножурналистика”, диде Шәрипов.
Татар журналистикасы кафедрасы вәкилләре кечерәк түгәрәк өстәлләр аша дәүләтнең игътибарын җәлеп итү юлларын эзләде.