Татарстан язучылар берлегендә 10 апрельдә тәкъдим ителгән әлеге китапка 28 татар авторының балалар өчен язылган әсәрләре кертелгән. Алар Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче Фатих Кутлу тарафыннан тәрҗемә ителеп узган елның декабрь аенда Төркиядә бастырылган.
Китапта Нәзифә Кәримова, Фирүзә Җәмәлетдинова, Ринат Мөхәммәдиев, Дания Гайнетдинова ,Галимҗан Гыйльманов, Рабит Батулла, Вакыйф Нуриев, Марсель Галиев, Фәрит Яхин, Нәбирә Гыйматдинова, Лирон Хәмидуллин, Нәкыйп Каштанов, Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон, Фоат Садриев, Айгөл Әхмәтгәлиева, Ркаил Зәйдулла, Гәрәй Рәхим һәм башка авторларның әсәрләре бар.
Тукайның 130 шигыре төрек теленә тәрҗемә ителәчәк
Татарстан язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан чарада Фатих Кутлуның татар әдәбиятына зур ярдәм күрсәтүе һәм Тукайның 130 еллык юбилеена аның 130 шигырен тәрҗемә итеп чыгарырга ярдәм итәчәге хакында билгеләде:
"Фатих Кутлу - ул безнең өчен күктән төшкән бер бәхет. Аңа зур рәхмәт безнең Татарстанда шулай яшәп калганы өчен, безнең әдәбиятка хезмәт иткәне өчен. Безнең әдәбиятны төрек дөньясына таныту белән шөгыльләнә. Әле без аның белән яңа проектлар өстендә эшлибез, аның белән без шундый килешү төзедек, Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап аның 130 шигырен төрек теленә тәрҗемә итеп чыгарачакбыз. Киләсе елга бәлки Тукайның 130 еллык юбилеена өлгертербез, Тукайны төрекчәгә тәрҗемә итеп чыгарабыз.
Әле моңа хәтле төрек әдәбияты сөючеләре безнең Габдулла Тукайны чын мәгънәсендә аның бөтен иҗади потенциалын күрсәткән әсәрләрен укыганнары булмаган. Һәм алар бик сорыйлар аны. Миңа былтыр Төркиядә булырга туры килде, “Тукай китабын алып килмәдегезме” дип сорыйлар. Тукай китабы бар иде, әмма ул татар телендә. “Безгә һичьюгы латин графикасында булмас микән” диләр, ә без инде алай гына түгел, ә төрек теленә тәрҗемә итеп чыгарырга карар кылдык һәм бу эшебез, иншаллаһ, барып чыгар. Фатих Кутлуның зур ярдәме белән”, дип сөйләде Рәфис Корбан.
* * * *
"Алтын синҗап" китабына түбәндәге авторларның әсәрләре кертелгән:
1. Нәзифә Кәримова “Ипи пешерәбез”
2. Фирүзә Җамалетдинова “Бабай белән онык”
3. Ләлә Гыймадиева “Кайсы чын, кайсы - ялган...”
4. Ринат Мөхәммәдиев “Муенсалы күгәрчен”
5. Дания Гайнетдинова “Син зур инде!”
6. Галимҗан Гыйлманов “Батырлыкның йөзе нинди?”
7. Рабит Батулла “Йолдызлар турында әкият”
8. Вакыйф Нуриев “Гөмбә оясында”
9. Минзифа Әхмәтшина “Изге Рамазан ае иде”
10. Марсель Галиев “Җиңәсем килде”
11. Илүсә Нәбиуллина “Алтын тиен”
12. Фәрит Яхин “Ак әбиләр догасы”
13. Гүзәл Әдһәм “Караш”
14. Нәбирә Гыйматдинова “Урман ниләр сөйләр икән?”
15. Лирон Хәмидуллин “Әхмәт нигә елады?”
16. Алмаз Гыймадиев “Телефонлы кәҗә”
17. Нәкыйп Каштанов “Өмет яфрагы”
18. Рөстәм Галиуллин “Биш икеле”
19. Ләбиб Лeрон “Гает бәйрәме”
20. Фоат Садриев “Боз өстендә”
21. Айгөл Әхмәтгалиева “Әби, Илнур һәм шигырь”
22. Элмира Шәрифуллина “Әнкә нарат белән әткә нарат һәм аларның балалары”
23. Алберт Хасәнов “Чакырылмаган кунаклар”
24. Рәфкать Кәрами “Ярыш”
25. Ркаил Зәйдулла “Кеп-кечкенә бака”
26. Әхәт Гаффар “Әни йөрәге”
27. Гәрәй Рәхим “Алмалар”
28. Марат Закир “Кара төс ни өчен кирәк?”