Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры язны йоклап үткәрмәскә өнди


Фәнис Җиһанша физик күнегүләр ясатты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:24 0:00

Фәнис Җиһанша физик күнегүләр ясатты

18 апрель иртәсендә Камал театры артисты Фәнис Җиһанша театр алдында халыкка физик күнегүләр ясатты. Чара "Язны йоклап үткәрмә" акциясе кысасында узды.

Ел дәвамында төрле флешмоблар уздырып килгән Камал театры чираттагысын халыкка физик күнегүләр ясату формасында оештырды. Иртәнге унда Камал театры алдына җыелган яшьләргә театр артисты Фәнис Җиһанша физик күнегүләр ясатып, сәламәт тормыш алып барырга, эчмәскә, тартмаска, тормышка позитив карарга өндәде.

"Без халыкны йокыдан уятырга телибез. Театр каршында оештырылган иртәнге физик күнегүләр кебек безнең спектакльләр дә күтәренке рухта бара. Килегез, карагыз, бергәләшеп эшлик дигән фикерне халкыбызга җиткерергә тырышабыз", дип белдерде ул.

Бу көннәрдә Камал театры "Язны йоклап үткәрмә" бәйгесен уздыра. Бәйгенең шартларын театрның рәсми сәхифәсендә табып була.

XS
SM
MD
LG