Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада АКШ белән уртак хәрби күнегүләр башлана


АКШ хәрби инструкторлары Украинага 17 апрель килде
АКШ хәрби инструкторлары Украинага 17 апрель килде

Львов өлкәсендә үтәчәк күнегүләрдә 290 американ һәм 900 украин хәрбие катнаша. Русия моны "илдә тотрыксызлык урнаштыруга киртә" дип атады.

Бүген Львов өлкәсендәге Халыкара тынычлык саклау һәм иминлек үзәгендә украин-американ хәрби күнегүләр башлана. Бу хакта Украинаның саклану министрлыгы хәбәр итә. Анда АКШтан 290 десантчы һәм Украинадан 900 хәрби катнаша.

Русия бу чарага ризасызлык белдерде. Президентның матбугат вәкиле Дмитрий Песков, АКШ инструкторларының Украинага килүе илдәге вазгыятьне тотрыкландыруга китермәячәк диде. "Низагка өченче тарафның катнашуы аны чишүгә һәм тынычлык урнаштыруга ярдәм итмәячәк", диде Песков.

Украина хәрбиләре өчен күнегүләр оештыруны ел башында АКШ президенты Барак Обама тәкъдим итте. Киев шулай ук Вашингтоннан корал сораган иде. Конгресс Украинага корал җибәрүне хуплады, президент администрациясе бу карарны хупламады.

XS
SM
MD
LG