Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда "реабилитацияләнгән халыклар көне" билгеләнде


Акмәчетнең үзәк мәйданында урыс, әрмән, беларус, кырымтатар өстәлләре корылды. Чарада катнашучыларны полиция саклады.

Акмәчеттә хакимиятләр "реабилитацияләнгән халыклар көне" уңаеннан төрле чаралар оештырды. Ленин мәйданында полиция халыкны метал эзләүче җиһазлар белән тикшереп төрле милли ашлар һәм һәдияләр куелган өстәлләр янына кертте. Күргәзмәгә беларус, рус, украин, кырымтатар һәм әрмән сыйлары куелган иде. Чыгышларны бары тик урыс мәдәнияте вәкилләре ясады, дип хәбәр итә Qirim.Aqiqat. Мәйданга бу бәйрәмне карарга 50ләп кеше килгән.

21 апрель Кырымда "Реабилитацияләнгән халыклар көне" дип игълан ителде. Бер ел элек бу көнне Русия президенты Владимир Путин кырымтатар һәм Кырымда яшәүче башка халыкларны реабилитацияләү турында фәрманга кул куйган иде.

Узган бер ел эчендә кырымтатар җитәкчеләренең Кырымга керүләре тыелды, Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру" (Русия Җинаятьләр кодексы, 212нче матдә 1нче өлеш) гаепләве нигезендә сак астына алынды, ATR һәм балалар өчен Lale телевидение каналлары ябылды, дистәләгән кеше югалды, тагын да күбрәк кырымтатары сорау алуга һәм тентүләргә дучар булды. Хокук белгече Надир Бекиров бу канунны "юридик яктан буш" канун дип атады. 20 апрель кичендә ATR операторы Эскендер Нәбиев тоткарланды, өендә тентү булды.

Кырым вице-премьеры Дмитрий Полонский 21 апрель "шатлык көне" булырга тиеш дигән иде. Полонский фикеренчә, милләт үсешенә 18 май – кырымтатар халкының сөргенгә куылуын искә алу кебек көннәр түгел, ә шатлыклы көннәр күбрәк файда китерә.

XS
SM
MD
LG