Accessibility links

Кадыровның чит көч структураларына ут ачарга кушуы төрлечә юрала


Рамзан Кадыров
Рамзан Кадыров

Рамзан Кадыров Чечня иминлек хезмәтләренә читтән килеп рөхсәтсез эш итүче көч структуралары хезмәткәрләренә ут ачарга кушты. Аның бу белдерүенә күзәтүчеләр төрле бәя бирә.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров республикага читтән килеп җирле хакимият рөхсәтеннән башка махсус чаралар уздыручы көч структуралары хезмәткәрләрен юк итәргә кушты. Моны ул республика көч структуралары хезмәткәрләре белән атна башында узган киңәшмәдә әйтте һәм белдерү бу интернет медиада шактый зур игътибар җәлеп итте.

"Рәсми рәвештә белдерәм. Әгәр дә сезнең җаваплылыктагы җиргә сезгә белдермичә, мәскәүлеме яки ставропольлеме, анысы мөһим түгел, килә икән, ут ачып юк итәргә кирәк. Безнең белән исәпләшергә тиешләр", диде Кадыров.

Чечня башлыгы бу күрсәтмәсен Ставропольдән полиция хезмәткәрләренең 19 апрельдә Грозныйга килеп анда уздырган махмус чарасына бәйләде. Әлеге махсус чара барышында бер кеше үтерелгән. Соңрак ул кешенең Русиядә җинаятьче буларак эзләнгән Джамбулат Дадаев булуы хәбәр ителде.

Ставрополь полициясе әйтүенчә, Дадаев полиция хезмәткәрләренә беренче булып ут ачкан һәм җавап уты белән үтерелгән. Чечнянең кеше хокуклары вәкиле Нурди Нухаджиев исә Дадаев бернинди каршылык күрсәтмәгән дип белдерә.

Кадыров әйтүенчә, Ставропольдән килгән полиция хезмәткәрләренең республиикада мондый чара уздырырга хакы булмаган, чөнки алар моны Чечня эчке эшләр министрлыгына алдан хәбәр итмәгән. Ул шулай ук бу чараны "бай кешеләр кушканны башкару" дип атады.

"2000нче елларда башланган чор инде узды. Кемгәдер "нәтиҗә күрсәтергә" кирәк икән, чеченны алып китәләр дә үтерәләр. Алай булмаячак. Без канун таләп итәбез. Андый кешеләрне җәзалап килдек һәм алга таба да шулай итәчәкбез. Һәркем белеп торырга тиеш. Чечен республикасында канун өстенлек итә. Җитәр, безне үтерделәр, кимсеттеләр, мыскылладылар. Без конституцияне безне үтерсеннән өчен кабул итмәдек" диде Кадыров.

Русия эчке эшләр министрлыгы интернеттагы сәхифәсендә Кадыровның бу сүзләрен кабул ителмәслек дип хөкем итүче рәсми белдерү чыгарды.

Соңрак Кадыров та моннан зур җәнҗал ясарга теләмәвен аңлатып, Путин ни кушса, шуны 100 процент үтәргә әзер булуын, китәргә кирәк икән – китәчәген, үлемгә дә әзер булуын белдерде.

Ул шулай ук бу низагның Дагыстандагы бер кеше белән чечен кешесе арасындагы көндәлек тормышта чыга торган гади бер низаг булганлыгын, әмма моннан хәзер сәясәт ясарга маташуларын белдерә. Кадыров республикада кайвакыт сугышчыларның да иминлек көчләре киемендә булуын искә алып, 4 декабрьдә Грозныйга булган һөҗүмне мисал итеп китерде.

Кайбер урыс сәяси күзәтүчеләре Кадыровның иминлек көчләре алдындагы чыгышын Чечнянең бәйсезлек юнәлешендәге чираттагы адымы, федераль хакимиятнең уңышсызлыгын раслаучы чираттагы мисал итеп күрсәтте.

Шулай ук, Кадыров белән Федераль иминлек хезмәте ФСБ арасында каршылык бар дип исәпләүче күзәтүчеләр дә шактый.

Леонид Волков
Леонид Волков

Блогер Леонид Волков фикеренчә, Кадыров Борис Немцовның үтерелүеннән соң үзенә карата башланган һөҗүмне шушы рәвештә туктата. Волков Русиядә соңгы финанс проблемнары башлану һәм Кырымны асрау өчен күп акча кирәк булу сәбәпле Чечнягә федераль бюджеттан акчаны киметергә туры килгәндә, ФСБ Немцовны үтерүдә шикләнелүче Заур Дадаев эзләренең Кадыровка барып тоташуын күрсәтеп аңа карата һөҗүм башлады, ә Кадыров, Путинның бүгенге катлаулы чорда илдә яңа проблем чыгуны теләмәвеннән файдаланып, аннан үзенең кагылгысызлыгы турында вәгъдәләр алган дип исәпли. Моңа кадәр булган мөнәсәбәтләрнең алга таба да үзгәрмәячәген Путин белән килешүдән соң Кадыров шушы рәвешле билгеләп, ныгытып куярга тели, ди Волков.

Азатлык радиосының Чечен телле хезмәткәре Лема Чабаев фикеренчә, бу белдерүе белән Кадыров бары тик җирле халыкка чираттагы мәртәбә Чечнядә үзенең патша булуын гына күрсәтергә тели. Әмма чынлыкта Русиядә патша бер генә, ә Кадыров бары бер патшачык кына, ди ул.

"2010 елга кадәр Кадыров үзе республикада җәзалаучы вазифаларын башкарды. Хәзер ул үзен һәрбер чечен гомере өчен борчылучы итеп күрсәтергә тели. Ә узган елларда аның кешеләре, кадыровчылар күпме чеченны өйләреннән көч белән алып китеп үтерде. Кадыров Чечнядәге төп җәзалаучы булды. Канунсыз җәзалауларны гамәли рәвештә башкаручы булган шушы зат хәзер башкаларны канунны хөрмәт итәргә өйрәтә. Чынлыкта бу канунны хөрмәт итәргә чакыру түгел, ә монда мин ни әйтсәм, шул булачак дип белдерү. Бу җирдә бернинди Дудаевлар, Дадаевлар, Ахмедовлар юк, бары бер генә фамилия бар – Кадыров, мин хуҗа, руль миндә, дип әйтә ул. Һәрбер чечен өчен ул үзен хуҗа итеп күрсәтә, читтән беркем дә килеп монда кулын тыга алмый, дип күрсәтә. Ә болай, Мәскәүдә, Сарытауда чеченны үтерәләр, әмма аңа Кадыровның бер дә исе китми, алар өчен кайгырмый ул. Бары тик монда минем рөхсәттән башка минем көтүгә беркем дә кагыла алмый дип белдерә", ди Лема Чабаев.

XS
SM
MD
LG