Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Шаһит сөйләгәннәр Немцовны үтерүдә шикләнелүчегә туры килми


Заур Дадаев
Заур Дадаев

Шаһит Немцовны үтерергә мөмкин кешене тасвирлады, әмма ул сөйләгәннәр төп гаепләнүче Заур Дадаевка туры килми. Бу хакта "Коммерсант" яза.

Мәскәүдәге бер ширкәттә эшләүче 27 яшьлек Евгений исемле менеджер Москворецкий күперендә Борис Немцов һәм аның белән бергә булган Анна Дурицкая артыннан барган була. Евгений колакчында көй тыңлап барганга, ату тавышларын ишетми, әмма йөгереп киткән ир-атны күрә.

Аның сүзләренчә, әлеге ир-ат уртача буйлы, ябык һәм чәчләре уртача озынлыкта була. Евгений ир-ат кигән джинс чалбарының артык зур размерда булуын, өстендә башлыклы караңгы төстә толстовка икәнлеген дә әйтә. Евгений сүзләренчә, качучы Lada Priora-га ошаган Русиядә эшләнгән ак төстәге машинаның арттагы урындыгына утыра. Ул шулай ук җинаять булган урыннан ашыга-ашыга китеп барган ике хатын-кызны да күреп кала.

Немцовны үтерүдә төп гаеләнүче Заур Дадаев зур бәдәнле, атлетик гәүдәле. Адвокатлар шаһит сөйләгәннәрне Дадаевның гаепле булмавын дәлилләү өчен кулланырга җыена.

Борис Немцовны үтерүне тикшерүдә биш кеше: Заур Дадаев, Хамзат Бахаев, Тамерлан Эскерханов, Анзор һәм Шаһит Губашевлар тоткраланган. Аларның барсына да гаепләү белдерелгән. Дадаев башта җинаятьтә катнашы барлыгы турында белдерсә дә, соңрак баш тартты һәм хокук яклаучыларга үзенә карата көч кулланганнарын сөйләде.

Мәскәү үзәгендә Борис Немцов атып үтерелгәнгә бүген бер ай булды.

XS
SM
MD
LG