Accessibility links

Кайнар хәбәр

Freedom House: 2014 матбугат иреге өчен иң яман елларның берсе булды


Дөньяда матбугат иреге торышын күзәтеп торучы Freedom House үзенең еллык хисабында дөньяда матбугат ирегенең кимүе дәвам итүен һәм 2014 елның иң яман ел булганлыгын белдерә.

Дөньяда матбугат иреге торышын күзәтеп баручы Freedom House оешмасы 2014 елдагы матбугат иреге торышы турындагы хисабында былтыр матбугат ирегенең нык кысылуын, журналистларның ирекле рәвештә мәгълүмат алу һәм тарату мөмкинлекләре кимегәнлеген белдерә.

Freedom House мондый хисапларны 1980 елдан бирле чыгарып килә. Быел чыккан хисапта 2014 елның соңгы 10 елдан артык чорда ирекле матбугат өчен иң яман ел булганлыгы языла. Шулай ук 2014 ел соңгы ун елда матбугат иреге иң нык кимегән ел буларак та теркәлгән.

Бу хәл ике күренеш белән аңлатыла. Беренчесе – матбугатны чикли торган яңа кануннар чыгару һәм куллану. Икенчесе – журналистларны вакыйга урынына, мәгълүматка якын җибәрмәү. Мәгълүмат тарату, бүлешү өчен чикләнмәгән яңа мөмкинлекләр ачылганда журналистлар өчен ябык урыннар да артканнан арта бара.

Кайбер аерым илләрдә вазгыять шактый яхшырса да, матбугат иреген чикләүләр нык көчәйгән илләр алардан икеләтә күбрәк. Былтыр сизелерлек яхшырган илләр 8 булса, 18 илдә сизелерлек начараю күзәтелгән.

Хисапта тикшерелгән 199 илнең һәм территориянең (ике яңа территория өстәлгән – Кырым һәм Сомалиленд, Сомалиның бер өлкәсе) 63-ендә (32 процент) матбугат ирекле, 71ендә (36 процент) өлешчә ирекле һәм 65ендә (32 процент) ирексез дип бәяләнә.

Тикшерелгән илләрдәге халык саны ягыннан караганда, дөнья халкының 14 проценты матбугат ирекле, 42 проценты (шул исәптән Һиндстан халкы) өлешчә ирекле, һәм 44 проценты (шул исәптән Кытай халкы) ирексез булган илдә яши.

Хисапта язылганча, 2014 елда Кытай һәм Русиядә матбугатка һәм телевидение, радио ширкәтләренә басым арткан, интернетта да җирле бәйсез яки чит ил мәгълүмат чыганакларын томалау эше көчәйгән. Кытай Тайваньда, Русия Үзәк Азиядә һәм Балтыйк илләрендә, аларны үз тәэсирендәге җирләр булырга тиеш дип, мәгълүмат кырындагы манипуляцияләрен көчәйткән.

Русиядә узган елның августында гамәлгә кергән, блогларга һәм социаль челтәрләрдәге хисапларга карата контрольне көчәйтүче яңа канун да Freedom House игътибарыннан читтә калмаган. Хәзер инде көненә 3 меңнән артык кеше карый торган һәрбер сәхифә Русиядә матбугат чарасы буларак теркәлергә тиеш, һәм аларны ялган таратуда яки киеренкелек тудырып башкача канун бозуда гаепләп җиңел генә шул канун нигезендә тыеп, ябып куя алалар.

2014 елда матбугат ирегенә каршы иң каты һөҗүм алып барган хакимиятләрнең берсе Азәрбайҗанда булган. 1 декабрьгә кадәр исәпләүләргә караганда, бу илдә барлыгы 9 журналист төрмәдә булган. Декабрь аенда исә хакимият Азатлык радиосының Азәрбайҗандагы хәбәрчесе Хадиджа Исмаилованы тоткарлады һәм Азатлыкның Бакудагы бүлегендә тентүләр үткәреп, ябып куйды. Былтыр Азәрбайҗанда матбугат иреген яклаучы берничә киң мәгълүм оешма да үз эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды.

Журналистларның хәрәкәт иреген чикләү белән бергә аларга физик һөҗүмнәр дә куркыныч тудыра. 2014 елда Сүриядә генә дә барлыгы 17 журналист үтерелгән.

Русиядә шулай ук матбугат иреген киңкүләм мәгълүмат чараларының хуҗалары аша бууның да көчәюе турында языла. Ягъни теге яки бу медиага ия булган эшмәкәрләр, үз кәсепләренә зыян килүдән куркып, журналистларның хакимияткә карата тәнкыйтен авызлыклый дигән сүз.

Мәгълүмат сугышы гадәти хәлгә һәм төп сугыш төренә әверелде

2014 елның иң зур борчу тудырган күренешләре дип гадәти журналистиканы күмеп китә торган агрессив, еш кына ялганга нигезләнүче һәм ачыктан-ачык янауга корылган пропаганданың көчәюе атала. Һәм бу пропаганданың Русиядә аеруча көчәеп илдәге оппозиция тарафдарларын бик куркыныч золым итеп күрсәтүе, Мәскәүгә ошамаган сәясәт алып баручы күрше илләргә ябырылуы турында языла хисапта. Русия медиасының ил халкын Украинага каршы сугышка әзерләүдә төп роль уйнаганлыгы хөкем ителә, Кремльнең төп пропагандачысы саналган Дмитрий Киселевның "мәгълүмат сугышы гадәти хәлгә һәм төп сугыш төренә әверелде, бомбалау очкычлары хәзер мәгълүмат кампаниясеннән соң эшкә керешә", дигән сүзләре китерелә.

Матбугат иреге иң нык буылган 10 ил һәм территория арасына Куба, Иран, Төньяк Корея, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан белән бергә Кырым да аерым төбәк буларак кертелгән. Русия Кырымны аннексияләгәннән соң андагы күп кенә мәгълүмат чараларының ябылуы, элек булган фикер һәм хәбәрләр төрлелегенең бетерелүе иң кызганыч күренешләрнең берсе буларак бәяләнә. 2015 елның 1 апрелендә Кырымтатар телевидение каналларының, шул исәптән балалар телевидениесенең дә ябылуы 2014 елга йомгак ясаучы бу хисапка кермәгән.

XS
SM
MD
LG