Accessibility links

Кайнар хәбәр

Техаста Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатуралар турында сөйләшү узарга тиеш үзәк янында атышлар булды


U.S. -- Texas shooting ISIS exibition
U.S. -- Texas shooting ISIS exibition

Ике ир кеше үтерелгән. Атышларның Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатуралар турында сөйләшүгә бәйле булу-булмавы әле ачыкланмаган.

Техас штатының Даллас американ шәһәре янында Мөхәммәт пәйгамбәр карикатураларына багышлап конференция узасы урын янында ике ир кеше үтерелгән. Һөҗүм Curtis Culwell Center бинасы янында Гарленд шәһәрендә булды. Бер сакчы яраланган, әмма аның гомеренә куркыныч янамый. Бина янына машинада килгән һөҗүмчеләр полиция ут ачу нәтиҗәсендә үлгән.

Полициядә әлеге атышларның Мөхәммәт пәйгамбәр карикатуралары тутрындагы чара белән бәйле булу-булмауны әле ачыкламаган. Конференция алдыннан ниндидер янаулар килмәгән.

Чараны American Freedom Defense Initiative һәм “Американың исламлашуын туктатырга” дигән оешма уздыра. Әлеге оешма Нью-Йоркта Бөтендөнья сәүдә үзәге янында ислам үзәген төзүгә каршы чыга.

Конференциядә катнашучылар арасында мөселманнарга каршы белдерүләре белән танылган Дания сәясәтчесе Герт Вилдерс та бар.

XS
SM
MD
LG