Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан китап нәшриятына яңа мөдир билгеләнде


Илдар Сәгъдәтшин Казан дәүләт университетын тәмамлагач, хезмәт юлын "Ватаным Татарстан" газетасыннан башлаган иде.

Бүген Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләренә яңа мөдир билгеле булды. Ул - Илдар Сәгъдәтшин.

Моңа кадәр Татарстан матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары булып эшләгән иде. Шулай ук ул Татарстан хөкүмәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе дә булып торды.

Нәшриятның элеккеге җитәкчесе Дамир Шакировның хезмәт килешүенең вакыты узган.

XS
SM
MD
LG