Accessibility links

Уфада Яшь гвардия "I" хәрефенә каршы көрәш башлады


Бердәм Русия фиркасенең Яшь гвардия хәрәкәте инглиз хәрефен урысныкы белән алыштыруны таләп итә.

Уфада күптән түгел Ике фонтан мәйданы дип аталган урынга инглиз һәм башкорт телләрендә “I love Өфө” дигән арт-язма куелган иде. Дөресрәге, инглизчә таралган бу сүзтезмәдә “love” сүзе урынына йөрәк рәсеме ясалган. “I” хәрефе генә инглизчә. Әлеге мәйдан республиканың Яшьләр театры бинасы янында урнашкан.

Ул рәсми ачылу белән Бердәм Русия фиркасенең Яшь гвардия хәрәкәте бүлекчәсе Уфа хакимияте башы Ирек Ялаловка мөрәҗәгать күндерде. Анда шундый юллар бар: “Без Русиядә яшибез, монда урыс теле дәүләт теле булып тора. Американың “I” хәрефе урынына бездә урысча “Я” бар. Ләкин хакимиятләр дәүләт теленә тиешле игътибар бирми. Без моны урыс телен юкка чыгаруга юнәлдерелгән, гореф-гадәтләрдән көлгән, җәмгыятькә америкачылыкны тагу дип бәялибез. Бөек Ватан сугышы батырларына куелган һәйкәлләр бик мөшкел һәм зәгыйфь хәлдә. Шул шартларда Көнбатыш арт-объектларының күчермәсен ясап кую Җиңүнең 70 еллыгын билгеләгән көннәрдә илебезне саклаучыларны мәсхәрәләү булып тора.”

Яшь Гвардиячеләр язудагы инглизчә “I”не “Я”га алыштыруны таләп итә. Алар бу уңайдан әлеге язманың яңача язылышының сурәтен дә тәкъдим итте.

Әлеге арт-корылма 6 майда ачылган иде. Аның биеклеге 2, озынлыгы 11 метр. Корылманың авторы Роман Антипенко максатының кемнәрнедер мәсхәрәләү булмавы, киресенчә, шәһәрне популярлаштыру булуын әйтте. Аның сүзләренчә, андый корылмалар дөньяның теләсә кайсы шәһәрендә бар. Нью-Йоркта да, Мәскәүдә дә, Казанда да куелган.

Рамил Хөсәинов
Рамил Хөсәинов

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов бу уңайдан Азатлыкка шуларны белдерде: “Яшь гвардия мөрәҗәгатендә инглиз хәрефен алыштыруны таләп итә. Бу аларның инглиз һам башкорт телләре булган язуда урыс теленең төшеп калуына каршылыгы. Чираттагы тапкыр империячел караш белән янулары турында сөйли. Бәлки арт-корылманың авторы украин милләтеннән булуының да өлеше бардыр дип фаразлыйм.”

XS
SM
MD
LG