Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада бәйрәм рухы шактый сыек булды


Уфада Җиңү парады
Уфада Җиңү парады

Башкортстанда Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан шау-шулар зур булса да, чаралар быел колачлы узмады. Көне дә суык һәм яңгырлы булды.

Башка еллардагы парадлардан аермалы буларак, сугыш чорындагы һәм бүгенге хәрби техника узмады. Бары тик аерым төр хәрби һәм төрле хезмәтләрнең төркемнәре трибуна артында утырган җитәкчеләр һәм ветераннар яныннан тантаналы йөреш белән үтте. Анда меңнән артык хәрби, курсант һәм кадетлар, “кайнар нокта”ларда катнашучылар, коткаручылар, мәхкәмә приставлары, таможня хезмәткәрләре катнашты.

Бәйрәм чараларында катнашу өчен бөтен республикадан Уфага 300 ветеран килде. Бер ветеран, Уфада яшәүче Сәгыйт Ишбердин Мәскәүдә узган чараларда катнашты. Ленин мәйданында үткән чараларның иң колачлысы – “Җиңүчеләр Маршы” булды. Анда кулларына сугышта катнашкан бабаларының рәсемнәрен тоткан балалар һәм студентлар узды. Чарада берничә мең кеше катнашты.

Уфада бәйрәм яңгырлы һәм суык булды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:17 0:00

Балалар мәҗбүри чыгарылды. Марш тәмамлангач, театрлаштырылган тамаша һәм концерт булды.

Уфадагы иң зур тантаналар узган икенче урын – Җиңү паркы. Анда Александр Матросов һәйкәленә чәчәк салулар, концерт узды. Шушы ук мәйданда Башкортстан татар иҗимагый үзәге Кара генерал исеме белән билгеле Даян Мурзинга Русия каһарманы исеме бирү өчен халыктан имза җыю оештырды. ТИҮ рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов сүзләренә караганда, йөзгә якын имза җыелган.

Башкаладагы тагын дистәгә якын паркта төрле чаралар узды.

XS
SM
MD
LG