Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керри: "Чикләүләрне йомшарту Украинада тынычлык саклануга бәйле"


Джон Керри (с) һәм Владимир Путин (у)
Джон Керри (с) һәм Владимир Путин (у)

АКШ дәүләт секретаре Джон Керри Путин һәм Лавров белән Украина, Сүрия һәм Иран турында "ачыктан-ачык сөйләшүләр" үткәрде. Русия сөйләшүләрдә зур тәрәккыять булмавын белдерде.

АКШ дәүләт секретаре Джон Керри Украина низагында барлык тарафлар да февраль аенда Минскида ирешелгән килешүләрнең бозылуына юл куймаска тиеш диде һәм, әгәр дә тынычлык килешүе "тулысынча гамәлгә ашырылса" Көнбатышның Русиягә карата чикләүләрен җиңеләйтү мөмкинлеген белдерде.

12 майда Сочида Русия президенты Владимир Путин белән очрашудан соң Керри: "Әгәр дә һәм кайчан Мински тулысынча гамәлгә ашырылса, АКШ һәм Европа берлеге чикләүләренең кире алына башлау мөмкинлеге ачык булачак", диде.

Бу АКШ дәүләт секретареның Русиягә соңгы ике елдагы беренче сәфәре булды. Керри дөньякүләм проблемнарга, шул исәптән Украинаның көнчыгышында Русия ярдәмендә эш итүче сепаратист сугышчылар белән Киев арасында дәвам итүче сугышка карата чаралар күрү өчен АКШ-Русия хезмәттәшлегенең бик мөһим булуын әйтте.

Сергей Лавров (с) һәм Джон Керри (у) очрашуы
Сергей Лавров (с) һәм Джон Керри (у) очрашуы

Путин белән дүрт сәгать дәвам иткән бу очрашуга кадәр Керри шул ук Сочида Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән дә дүрт сәгать чамасы сөйләште. Керри Вашингтонның Украина көнчыгышындагы вазгыятькә зур борчылу белән каравын әйтте һәм хәзер андагы кайсы да булса тарафның көч куллануы бик тә деструктив булачагын белдерде.

2014 елның язында Русия үзенең хәрби көчләре ярдәмендә Кырымны аннексияләгәннән соң Мәскәү-Вашингтон мөнәсәбәтләре шактый кискенләшеп китте.

Көнбатыш Мәскәүне Донбасстагы сепаратистларга корал һәм гаскәр белән ярдәм итүдә гаепли. Русия бу гаепләүләрне кире кага. Әлеге гаепләүләрне раслаучы дәлилләр белән хисап әзерләргә керешкән оппозиция җитәкчесе Борис Немцов атып үтерелгәннән соң, әлеге хисапны башка оппозиция вәкилләре бастырып чыгарды.

Украинаның көнчышындагы бәрелешләрдә, рәсми саннарга караганда, 6100дән артык кеше һәлак булган.

Керри-Путин очрашуыннан соң Лавров Мәскәү белән Вашингтон ике арадагы мөнәсәбәтләрне тагын да бозачак адымнар ясамаска кирәклеген аңлый, диде. Аның әйтүенчә, бу сөйләшүләр Мәскәү белән Вашингтонга "бер-берсен яхшырак аңларга" ярдәм итә.

Сишәмбе көнне Керри Twitterда Путин һәм Лавров белән Украина, Сүрия һәм Иран турында "ачыктан-ачык сөйләшүләр" үткәргәнлеген һәм дөньядагы кискен мәсьәләләрне хәл иткәндә АКШ белән Русия арасындагы бәйләнешләрне ачык тотуның мөһим булуын язды.

Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков Керри белән Путин арасындагы сөйләшүләрнең "ачык" һәм "шактый дустанә" рухта узганлыгын әйтте. Шул ук вакытта Ушаков бу сөйләшүләрдә бернинди зур тәрәккыять булмаганлыгын да белдерде.

10 майда Мәскәүдә Путин белән Германия канцлеры Ангела Меркел очрашуыннан соң узган матбугат очрашуында да зур тәрәккыять билгеләре күренмәде, Меркель Кырым аннекциясен җинаять дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG