Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәхкәмә эшләре артында мәчетне ябу теләге ята кебек"


Первоуральски мәхкәмәсе cоциаль челтәрдә Яңа ел бәйрәмен бойкот итәргә чакырган Эльвира Солтанәхмәтова гаепле дип тапты. Эльвира үзе бу эшнең төбендә мөселманнарны эзәрлекләп, мәчетне ябу теләге ята дип саный.

18 майда Первоуральски мәхкәмәсе 23 яшьлек мөслимә Эльвира Солтанәхмәтованы, ВКонтакте сәхифәсендә Яңа ел бәйрәме мөселман бәйрәме түгел, аңа бойкот белдерергә кирәк, дигән язулары өчен гаепле дип тапты һәм аңа 120 сәгать җәмәгать эшләре җәзасын чыгарды. Аны мәхкәмәгә урыс милләтчесе Степан Черногубов шикаять иткән иде.

Черногубов мөслимәнең ВКонтакте сәхифәсенә Яңа ел бәйрәме мөселман бәйрәме түгел, аңа бойкот белдерергә кирәк дип язган сүзләрен "бөтен мөселман булмаганнарга карата дошманлык тудыра" дип гаепләде. Гәрчә, Яңа ел бәйрәмен мөселманнарның бәйрәм итмәве беркемгә дә әллә ни яңалык түгел-түгелен һәм бу хакта күп җирләрдә ачыктан-ачык языла. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бу хакта үз фикерен белдергән иде.

Солтанәхмәтова сүзләренчә, аның адвокатлары һәм аерым алганда Александр Галаган бу хакта мәхкәмә утырышларында әйткән, әмма аңа колак салучы булмаган. Гомумән, мөслимә бу гаепләүләр ул йөргән “Сабр” оешмасына караган мәчетне ябарга тырышу белән бәйле булырга мөмкин дип саный.

Эльвира мәчет каршында плитка цехын тоткан Первоуральскиның танылган эшмәкәре Ринат Әскәровта сәркатиб булып эшли. Кайбер басмалар әлеге җәнҗал Әскәровтан бизнесын тартып алу өчен башланган дип саный. Эльвира моның ихтималлыгын кире какмый.

“Әмма мин үзем бу эш белән кызыксынмыйм. Эштә бу мәсьәләне кузгатмыйбыз. Алар мәчетне ябар өчен сәбәп эзли, бәлкем шул сәбәпле мөселманнарны эзәрлеклиләрдер, чөнки мин инде беренче генә очрак түгел. Мине мәхкәмәгә шикаять итүче элек инде бер мөселман кардәшкә каршы да шикаять иткән иде. Аңа ялгышмасам 250-300 мең сум штраф түләтү карары чыгарылды. Тикшерүче әле миннән соң тагын мәчеткә йөргән мөселманнар эше тикшереләчәгенә ишарә ясады”- ди ул.

Солтанәхмәтова бу җәнҗал башланганнан соң инде мәчеткә барганы юк һәм андагы хәлләр белән әллә ни таныш түгел икән. Хәзер ул мәхкәмә карарын кире шикаять итәргә җыена.

XS
SM
MD
LG