Accessibility links

Кайнар хәбәр

Табиблардан зыян күргәннәргә ярдәм програмы башлады


Русиянең 18 төбәгендә, шул санда Татарстанда табиблардан зыян күргән авыруларга мәхкәмәләргә мөрәҗәгатьләр әзерләргә юристлар ярдәм итәчәк.

Русия төбәкләрендә сыйфатсыз медицинадан зыян күргәннәргә ярдәм програмы башланды. Әлеге зур кампанияне "Зона права" һәм "Агора" хокук яклау оешмалары тәкъдим итте. Татарстанда табиблар белән начар тәҗрибәгә юлыккан авырулар Казан хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Казан үзәге моңарчы да табибларның хаталарын тикшерү белән шөгыльләнә иде.

20 майдан алып 10 июньгә кадәр авырулар һәм аларның туганнары иртәнге 10нан көндезге икегә кадәр үзәккә бушка шалтыратып юристларга мәгълүмат бирә ала. Шулай ук документларны электрон адреска җибәрү мөмкинлеге бар. Федераль програм Мәскәү, Петербур шәһәрләре, Воронеж, Ленинград, Липецки, Мәскәү, Түбән Новгород, Самар, Сарытау, Свердлау, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Байкал арты, Краснодар, Приморье, Ставрополь крайлары, Мари Иле белән Татарстанда эшли.

Юристлар медицина хезмәтенең сыйфатын бәяләп киңәшләр бирәчәк. 2015 елның җәендә зыян күрүчеләргә ул зыян өчен акча түләтү өчен мәхкәмәләргә мөрәҗәгатьләр әзерләнәчәк. Дәлилләр җитәрлек дип табылса җинаять эшләре ачылачак.

Медицина хезмәтенең сыйфаты турындагы хисап президент каршындагы кеше хокуклары һәм гражданнар җәмгыяте үсеше шурасына тапшырылачак.

Русиядә, Татарстанда да үлүчеләр саны арткан. Русиядә 2015 елда медицинага бүленәсе акчалар да икътисад кризисы сәбәпле киселде.

XS
SM
MD
LG