Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев Прагада Донбасска багышланган күргәзмәне ачты


Мостафа Җәмилев Прагада, 2015 елның 20 мае (Ирина Геращенко рәсеме)
Мостафа Җәмилев Прагада, 2015 елның 20 мае (Ирина Геращенко рәсеме)

Украина Югары радасы депутатлары Мостафа Җәмилев һәм Ирина Геращенко Чехия парламенты утырышына чакырылган иде.

Кырымтатарларның ветеран юлбашчысы Мостафа Җәмилев җитәкчелегендәге бер төркем Украина вәкилләре 20 май Прагада узган Чехия парламентының Украина белән ассоциация килешүен раслау утырышында катнашты, соңыннан Донбасстагы хәлләргә багышланган күргәзмәне ачты. Күргәзмәне Праганың тарихи үзәгендәге бер паркта ачу - Чехия парламенты депутаты Кристина Зеленкова нияте булган.

"Мостафа Җәмилев 1968 елда Прагага совет танкларының керүенә каршылык белдергәннән соң чехлар һәм словакларның иреклеге өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан кеше", дип язды Ирина Геращенко үзенең Фейсбук сәхифәсендә.

2014 елда Прага урамнарында Украина халык депутаты һәм кырымтататар юлбашчысы Мостафа Җәмилев төшкән билбордлар эленеп торды. Чехия башкаласының кеше күп йөри торган урыннарында эленгән бу такталарда Җәмилевнең Чехия президенты Милош Земанның Кырым оккупациясе белән килешергә чакыруына шелтә белдергән сүзләре дә урын алган.

Мостафа Җәмилев Чехия президентына шелтә белдерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:32 0:00

Русия Кырымны 2014 елның мартында аннексияләде. Русия үзе "Кырым кире кайтты" дип саный. Украина, АКШ һәм Европа Берлеге аннексия белән ризалашмый, Русиягә карата моның өчен санкцияләр кертелгән.

XS
SM
MD
LG