Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә эшләү өчен мигрантларга илнең ялган тарихын белү кирәк


Мигрантлар урыс теленнән тест тапшыра
Мигрантлар урыс теленнән тест тапшыра

Русиядә эшләү һәм яшәү хокукы алу өчен мигрантларга тарихтан Русия җитәкчелеге алып барган сәясәткә яраклаштырылган, дөреслеккә туры килмәгән сорауларга җавап бирү кирәк.

Русиягә эшкә килгән мигрантларга урыс теленнән имтихан тапшыру турындагы канунны президент Владимир Путин узган елның апрель азагында имзалаган иде. Әлеге канунга күрә, эшкә, вакытлыча яшәргә хокук алу өчен мигрантлар имтихан тапшырырга һәм сертификат алырга тиеш. Имтиханда тарихны, Русиянең төп кануннарын һәм урыс телен белүеңне дәлилләргә кирәк. Әлеге канун быел 1 гыйнвардан көчкә керде.

Русия мәгълүмат чаралары язуынча, белгечләр тестларны артык катлаулы дип бәяләгән. Ә хокук яклаучылар гастрабайтерлар стертифактларны акча төртеп сатып алырга мөмкин дип тә кисәтте.

Бүген интернетта тарихтан сорауларны ачып, үзеңне сынап карарга мөмкин. Моның өчен махсус сайт булдырылган. Исемлектә Русия җитәкчелеге алып барган сәясәткә яраклашытрылган, дөреслеккә туры килмәгән сораулар да бар. Мисал өчен, Кырым турындагыларына күз салыйк.

Бу сораулыкны әзерләүчеләр "2014 елда Русиягә кергән республиканы атагыз" дигән сорау куя. Өч җавап: Татарстан, Башкортстан һәм Кырым китерелә.

89. Назовите республику которая вошла в состав России в 2014 году?

  • Республика Татарстан
  • Республика Крым
  • Республика Башкортостан

Мигрант әлегеләр арасыннан берсен сайларга тиеш. Кремль ярымутрау аннексияләнүен яшереп, Кырым үз теләге белән кушылды дигән сәясәт алып бара һәм газет-журнал, радио-телевидение, интернет аша дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратыла.

2014 елның февраль-март айларында Русия хәрбиләрен кертеп, анда үзенә буйсынган хакимият урнаштырды. Башта үзләренең хәрбиләре барлыгын белдерергә тырышмаган Путин, 2014 елның 17 апрелендә туры элемтә вакытында сорауларга җавап биреп, Кырым самооборонасы артында Русия хәрбиләре торуны таныды. Кырымда 16 мартта узган референдумда катнашканнырның 96,8 проценты Русиягә кушылуны яклады дип белдерелде. Бу референдумны Украина хөкүмәте дә, Көнтбатыш илләре дә танымады, Кырым халыкара хокук нормаларын бозып аннексияләнде дип бәяләнде һәм бу гамәле өчен Көнбатыш Русиягә чикләүләр кертә башлады.

Мигрантлар өчен тарих сораулыгында әлеге Кырымга багышланганында өч җавап арасында Татарстанны күрсәтү дә тиккә генә булмаска мөмкин. Русия тарихын, Казан ханлыгының яулануын белмәгән чит ил ватандашлары Татарстан чыннан да үз теләге белән Русиягә кушылган дип уйларга һәм аны күңеленә сеңдереп куярга да мөмкин. Кремль тарафлы урыс тарихчылары Казанның яулануын йомарга тырыша. Бердәм тарих дәреслеге концепциясе әзерләнгәндә өлгедә "Кырым һәм Казан ханлыклары белән мөнәсәбәтләр. Казан һәм Әстерхан ханлыкларын кушу"га Татарстан галимнәре күпме каршы булуга карамастан, артык үзгәреш кертә алмадылар.

Концепциянең XVI-XVII гасырларга караган бүлегенә аңлатмалар өлешендә "Казан һәм Әстерхан ханлыкларын кушу. Урта һәм Түбән Идел буйларын Русия дәүләтенә кушуның әһмияте. Кырым ханлыгы белән сугышлар" дип язылды. Әһәмиятле вакыйгалар исемлегендә генә "1552- Урыс гаскәрләренең Казанны алуы" дип язылган.

Мигрантлар тестка әзерләнә
Мигрантлар тестка әзерләнә

Бу концепция әзерләнгәндә Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Азатлыкка "Тарих институты исеменнән ике мәртәбә үзебезнең тәкъдимнәрне җибәрдек. Икенче тәкъдимдә Казан һәм Әстерхан ханлыкларын "кушу" ("присоеденине") түгел, ә "яулап алу" ("звоевание") дип язган идек. Алар һәм шулай ук Кырым ханлыгы да басып алынды бит. Бу төшенчәне алмаштыруны сорадык" дип белдергән иде.

Мигрантларның белемнәрен тикшергән сораулыкта Кырымның патша заманнары вакытына караганы да бар. Анда "Кырым ярымутравы кайчан һәм кем идарә иткәндә Русиягәгә кергән?" дигән сорау куела. Җаваплары: а) 1710 елда Петр I, б) Екатерина II 1783 елның 8 апрелендә Кырым ярымутравын, Тамань утравын һәм бөтен Кубан ягын Русия державасына кушу турында манифест имзалый, в) 1905 елның 12 февралендә Николай II вакытында.

25. Когда и при каком правителе Крымский полуостров вошел в состав России?

  • В 1710 при Петре I
  • 8 апреля 1783 года Екатерина II подписала манифест 'О присоединении полуострова Крымского, острова Тамань и всей Кубанской стороны под державу Российскую'
  • 12 февраля 1905 г. при Николае II

Шулай итеп сораулыкта патша заманнарында да Кырым ханлыгы басып алынган түгел, ә "кергән" ("вошел") итеп күрсәтелә.

Кырымның электән үк урыс җирләре икәнлеген мигрантлар акылына сеңдерергә тырышу тагын бер сорауга кертелгән. "Кайчан һәм кем теләге белән Кырым РСФСРдан Украина ССРга тапшырыла" диелгән. Бу сорауга җавап бирү өчен Советлар берлеге һәм үзгәртеп кору заманнарындагы җитәкчеләр Никита Хрущев, Леонид Брежнев һәм Михаил Горбачев арасыннан берсен сайлап алу кирәк.

67. Когда и по чьей инициативе Крым был передан из состава РСФСР в состав Украинской ССР?

  • В 1954 году по инициативе Хрущева Никиты Сергеевича
  • В 1968 году по инициативе Брежнева Леонида Ильича
  • В 1991 году по инициативе Горбачева Михаила Сергеевича

Сораулыкта Икенче дөнья сугышына да зур игътибар бирелә. Сигез сорау арасыннан тарихи дөреслеккә туры килмәгәннәре, ул вакыттагы илнең эчке сәясәтенә яраклаштырылган ясалма мәгълүматка нигезләнгәне дә бар. "1945 елның маенда совет солдатлары М.Егоров һәм М.Кантария җиңү байрагын кайда күтәрде?" дигән сорау куела.

Рәсми тарихта җиңү байрагын 1 майда Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария элде дип саналса да, чынлыкта байракны аларга кадәр үк Башкортстан татары Гази Заһитов элгән була.

1945 елның 1 маенда Гази Заһитов һәм аның хезмәттәшләре Советлар берлеге каһарманы исеменә тәкъдим ителә. Бу исемгә тәкъдим иткән беркетмәдә 30 апрель көнне Рейхстагны яулап алганда Заһитов беренчеләрдән булып бинага бәреп керде һәм күкрәгенә яраланды, ядрә аның партия билетын тишеп узды. Әмма яраланган булуга карамастан, Заһитов сержант Минин белән Рейхстаг түбәсенә менеп беренче җиңү байрагын кадады, диелгән була.

Заһитов батырлыгы рәсми рәвештә берничә дистә ел узгач кына расланды һәм аңа Советлар берлеге каһарманы исеме бирелде.

Русияне бары тик урысларның дәүләте итеп кенә күрсәтергә тырышу, милләтләрне, милли республикаларны һәм аларның тарихтагы урынын күрмәмешкә салышу, христиан диненә зур игътибар бирү бу сораулыкның төбенә салынган. Әлегеләр бу тестның Путин җитәкчелегендә алып барылган бердәм русияле милләт ясау сәясәтенә аһәңдәш булуына ишарә булып тора.

XS
SM
MD
LG