Accessibility links

Казан балалары белән юл казасына очраган автобус хуҗасына гаепләү белдерелде


Юлга чыгар алдыннан төшкән фото
Юлга чыгар алдыннан төшкән фото

21 май көнне Казаннан Петербурга барган автобус казасында өч кеше һәлак була.

Татарстан тикшерү комитеты балалар белән Казаннан Петербурга бару вакытында юл казасына очраган автобус хуҗасы Виктория Ларинага гаепләү белдергән. Ул кулланучылар иминлегенә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтүдә гаепләнә.

"Тикшерү вакытында башка шәһәргә балаларны җибәрүне тиешлечә оештырмаган өчен яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт хезмәтенә дә юридик бәя биреләчәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә", диде Русия тикшерү комитеты рәсми вәкиле Владимир Маркин.

Билгеле булганча юл казасы 21 май көнне Түбән Новгородта була. Карате белән шөгыльләнүче балалар Казаннан Петербурга ярышларга барганда һәлакәткә очрый. Нәтиҗәдә өч кеше һәлак була, 17 төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә эләгә.

Ларина автобусны бары шәһәр шартларында йөрү өчен генә иминиятләштергән була.

XS
SM
MD
LG