Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тывалар ана телен чит тел кебек өйрәнүгә каршы


Тывадагы мәктәптә дәрес бара
Тывадагы мәктәптә дәрес бара

Гомумрусия халык фронтының Тыва республикасындагы бүлеге тыва телен мәктәпләрдә чит тел дәрәҗәсендә өйрәнү тәкъдиме белән чыккан.

Тыва республикасы җәмәгатьчелеге республикада тыва телен чит тел кебек өйрәнү тәкъдименә каршы. Бу хакта Тыва интеллегенциясе вәкилләренең мөрәҗәгате "Тывада яңа тикшеренүләр" журналында басылган. Бу хакта nazaccent яза.

Гомумрусия халык фронтының төбәктәге бүлеге тыва телен мәктәпләрдә чит тел дәрәҗәсендә өйрәнү тәкъдиме белән чыккан булган. Алар тыва телен өйрәнү рус теле сәгатьләре хисабына бара, башка фәннәрне өйрәнүгә дә киртә сала дип язылган документларын фронтның баш фатирына Мәскәүгә җибәргән.

Тыва җәмәгатьчелеге белдерүенчә, фронт вәкилләренең тәкъдиме җирле халыкның хокукларын боза. Алар документны кире кайтаруны, республикадагы тел вазгыяте турында парламент тыңлаулары үткәрүне һәм тыва телен саклау, үстерү өчен програм кабул итүне таләп итә. Документны 67 кеше имзалаган.

Тыва башлыгының социаль мәьәләләрдә урынбасары Органа Натсак бу низагтан соң ана теле һәм әдәбиятны укыту сыйфатын яхшырту турында түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрергә тәкъдим итә.

Май ахырында милләтара мөнәсәбәтләр һәм рус теле шураларының уртак утырышында Русия президенты Владимир Путин милли телләрне өйрәнү рус теле дәресе хисабына бара һәм моны проблем дип атады. Бу шурага кадәр Татарстандагы урыс активистлары да республикада ана телен укыту урыс теле хисабына бара дип провокацион мәрәҗәгать әзерләгән иде.

XS
SM
MD
LG