Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дин әһелләре җыенында мөселманнарның социаль доктринасы тикшереләчәк


V Бөтенрусия дин әһелләре җыены. 2014 ел
V Бөтенрусия дин әһелләре җыены. 2014 ел

Русиядәге татар дин әһелләре җыенында социаль доктринага төзәтмәләр, өстәмәләр кертеләчәк. Әлеге документ Болгарда кабул ителер дип көтелә.

12-14 июньдә Казанда "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенрусия татар дин әһелләре җыены үтәчәк. Аның төп оештыручылары – Татарстан мөселманнары диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты. Әлеге чара турында конгрессның Русия төбәкләрендә татар оешмалары белән эшләүче бүлек мөдире Марс Тукаев белән сөйләштек.

– Марс әфәнде, быел җыенда кемнәр катнаша һәм нинди мәсьәләләр карала?

Бүгенге көнгә 60тан артык төбәктән 900дән артык дин әһеле киләбез дип белдерде. Беренче тапкыр Карелиядән киләчәкләр.

12 июнь көнне кунаклар җомга намазында катнашачаклар. Ул Кол-Шәриф мәчетендә булыр дип көтелә. Аннары дүрт секциягә бүленеп эшләячәкләр. Беренче секциядә “Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” концепциясен тормышка ашыру һәм Русия мөселманнарының социаль доктринасы тикшерәләчәк. Бу көннәрдә әлеге доктрина күп мөфтиятләрдә каралды һәм хуплау тапты. Форум исеменнән дә шул мәсьәлә каралачак. Икенче секция: “Татарларда дини йолалар һәм бүгенге җәмгыятьтәге торышы”, өченчесе: “Мәктәп һәм дин”, дүртенчесе: “Татар халкында дин һәм милли үзаң”.

Марс Тукаев
Марс Тукаев

Секцияләрдә өчешәр модератор була. Алар арасында Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, тарихчы Дамир Исхаков, дин әһелләре Габдулла Әдһәмов, Рөстәм Батров, Җәлил Фазлыев, Талип Яруллин, Сарытау мөфтие Мөкаддәс Бибарсов, галим Азат Ахунов һәм башкалар бар.

Кичке якта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының Мирсәй Әмир әсәре нигзендә куелган "Миңлекамал" спектаклен караячаклар.

13 июньдә иртәдән кичкә кадәр җыенның пленар утырышы "Корстон" үзәгендә үтәчәк.

14 июньдә дин әһелләрен Изге Болгар җыенына алып барачакбыз.

– Секциянең берсе “Мәктәп һәм дин” дип атала. Анда Мордовиядә мөслимә кызларга мәктәптә яулык бәйләүне тыю мәсьәләсе каралачакмы?

– Програмда секция утырышларына өч сәгатькә якын вакыт каралган. Анда теләүчеләр үз фикерләрен белдерә алачаклар. Яулык мәсьәләсе дә күтәрелер дип уйлыйм. Бу мәсьәлә калкып чыккан төбәктән дә вәкилләр киләчәк.

– Күптән түгел Русиядә эчкечелек нигезендә Татарстан һәм Башкортстан беренче бишлеккә керүе әйтелде. Дин әһелләре җыенында бу хакта сөйләшү булачакмы?

– Эчкечелек мәсьәләсе һәр форумда күтәрелә. Ул милләтебезне борчыган проблемаларыбызның берсе.

“Милли тормыш һәм дин” дип аталгач җыенда, әлбәттә, эчкечелеккә каршы мәсьәләләр күтәреләчәк инде. Бу дин әһелләренең төп эш юнәлешләренең берсе. Мин үзем Татарстанны эчкечелек нык таралган республикага кертмәс идем.

– Социаль доктрина дип әйтеп киттегез, ул документка төзәтмәләр кертү булачакмы, яисә нәрсә каралачак?

– Социаль доктрина турында 28 май көнне РИУда “түгәрәк өстәл” утырышы да булып узды. Анда дин әһелләре дә, җәмәгатьчелектән дә вәкилләр катнашып бу хакта фикер алыштылар. Җыенда да яңгыраган фикерләр социаль доктринага кертеләчәк. 14 июнь көнне Болгарда бу доктрина кабул ителәчәк дип әйтәләр.

– Русиядә мөфтиятләр шактый күп. Дин әһелләрен нәрсәгә карап чакырасыз?

– Мәхәллә санына һәм татар халкы белән эшләүләренә карап. Без Уфа, Мәскәү яки Казан мөфтиятенә карап бүлмибез. Аннары узган елны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү шурасы да оешты һәм анда үзәк диния нәзарәте дә, мөфтиләр шурасы да, Татарстан диния нәзарәте, конгресс үз кешеләрен тәкъдим итеп ул шура әгъзалары бертавыштан сайланып куелды. Квоталар бүленгәндә дә алар бу мәсьәләне бергәләп карадылар.

– Элекке дин әһелләре җыенында киләчәктә үзгәрешләргә китергән нинди дә булса мөһим карарлар кабул ителгәне булдымы?

– Шул координацион шура төзелүне әйтеп киттем инде. Ул ел дәвамында ай саен диярлек җыелып эшчәнлек алып барды. Шушы "Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” концепциясе кабул ителде. Мөфтиләребез һәм имамнарыбызга бергәләп күрешеп тәҗрибә уртаклашу өчен бер мәйданчык булдырылды. Алар бу чараны ел дәвамында көтеп ала. Бик теләп киләләр. Бер җиргә дә бу кадәр татар имамнары җыелмый. Без төрле дини үзәкләргә караган имамнарны бер урынга китерә алабыз.

XS
SM
MD
LG