Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергей Иванов: "Туристларны милли ризыклар белән җәлеп итәргә кирәк"


Сергей Иванов: "Татарстан туристларга милли ризыгы белән кызыклы"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00

Сергей Иванов: "Татарстан туристларларга милли ризыгы белән кызыклы"

11 июнь Казанда “Татарстан – турист өчен иң яхшысы” проектын тәкъдим итү чарасында туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов Азатлык сорауларына җавап биреп, туристларга ике дәүләт телендә мәгълүмат җиткерәчәкләрен, татар милли ризыкларын, татар түбәтәен республиканың йөзек кашы итеп тәкъдим итәчәкләрен әйтте.

Республиканың туризм комитеты башлаган “Татарстан – турист өчен иң яхшысы” проекты дүрт елга исәпләнгән, аның төп максаты – Татарстанда кунакчыллык һәм туризм объектларының хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен үстерү, халыкара стандартларга якынайту. Туризм буенча җаваплы җитәкче Сергей Иванов белдергәнчә, Русиядә 2018 елда уздырылачак футбол буенча дөнья чемпионатына республиканың туризм өлкәсендә үсеш, сыйфат ягыннан гаҗәеп зур үзгәрешләр көтә. Бүген инде инвесторлар да бу өлкәгә йөз белән борылды, элекке шикелле шикләнеп карамыйлар, туристлар агымын күрәләр, диде түрә “Татар-информ”да үткән матбугат очрашуында.

Татарстанда туризмны үстерү оешмасы директоры Оксана Саргина проектны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аның сүзләренчә, туриндустрия объектлары “Турист өчен иң яхшысы” сыйфат билесен алу өчен мәҗбүри квалификация узарга, хезмәткәрләрнең белемен күтәрергә, сыйфат мониторингы программасында катнашырга, “яшерен кунак” системасы буенча аудит үтәргә тиеш булачак.

Форсаттан файдаланып Азатлык хәбәрчесе Татарстанның туризм комитеты башлыгына туристларга мәгълүмат бирү, татар милли ашларын тәкъдим итү дәрәҗәсе, татар түбәтәе брендын төрле юнәлештә куллануга бәйле сораулар бирде.

–​ Соңгы вакытта татар милли аш-суларына бәйле төрле чаралар үткәрелә башланды, әлегә алар арзанлы, сыйфатсыз чыга кебек. Алга таба бу юнәлештә сыйфатлы чаралар көтеләме, татар милли ашларын республиканың туристларны җәлеп итәрлек йөзек кашы дип әйтә аласызмы?

"Түбәтәй" проекты
"Түбәтәй" проекты

– Татарстанның туристларга тәкъдим иткән иң уникаль әйбере ул – татар милли ризыклары. Әлегә, кызганычка каршы, бездә татар милли ризыгын авыз итеп карый торган урыннар бик аз. Ләкин, әйтергә кирәк, алар елдан-ел арта, яңа гына ачылып килүче “Түбәтәй” проекты да нәкъ менә татар ашларын халыкка якынайту максатыннан башланды. Бу юнәлеш тагын да активрак үссен өчен милли ризыкларны пешерүче оешмалар арасында конкурслар үткәрү зарур. Моннан тыш, ярыш-бәйге генә түгел, ә гастрономик атналыклар да үткәрергә кирәк, ул потенциаль туристларны җәлеп итәчәк. Безнең алда татар милли ризыкларын гастрономик атналык дәрәҗәсенә чыгару бурычы тора. Туристлар Татарстанга махсус шушы чараны күрү, татар милли ризыкларын атна буе төрле урыннарда авыз итеп карый алу өчен килер иде.

–​ Казанга килүче туристлар мәгълүматны нинди телдә алырга тели, сез моны инде ачыкладыгызмы? Безнеңчә бу юнәлештә татар теле аз кулланыла, Татарстанда ике дәүләт теле кулланылырга тиешлекне аңлыйсыздыр?

– Бүген мәгълүматны без күбрәк рус телендә бирәбез һәм аннан соң гына татарча, инглизчә. Төп мәгълүмати күрсәткечләр буенча ике рәсми тел булырга тиешлеген беләбез, канунны үтәп эшләргә тырышырбыз.

–​ Шушы көннәрдә Русия президенты Владимир Путин Италиядә татар түбәтәен киде, сез бу трендны киләчәктә ничек тә булса дәвам итәчәксезме?

Путин Миланда EXPO күргәзмәсендә. 10 июнь
Путин Миланда EXPO күргәзмәсендә. 10 июнь

– Әлбәттә! Мин үз вакытында Лондонда принц Майкл Кентскийга түбәтәй кидерткән идем. Дөресен әйткәндә, түбәтәй ул Татарстанның символы. Путинның “Казан ул Париждан да яхшырак!” дип әйткәне бар. Әгәр дә түбәтәй белән бәйле яңа чаралар, проектлар барлыкка килә икән, без бик рәхәтләнеп күтәреп алачакбыз.

–​ Яңа гына Татарстанда IT шәһәр –​ Иннополис ачылды, анда туристлар керә алачакмы?

– Әлегә юк, чөнки анда актив төзелеш эшләре алып барыла. Хәзерге вакытта Иннополис тирәсендә туристларның булуы куркынычсыз түгел. Ләкин, әлбәттә, әлеге объект Татарстанга килгән туристлар өчен булган күп объектларның берсе. Бөтен кешегә дә киләчәк шәһәре, IT үзәкнең нинди булуы кызыклы дип уйлыйм һәм ул һичшиксез туризм объекты булачак.

XS
SM
MD
LG