Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә матәм көне


Дүшәмбе Тифлистә эш урыннары ябык. Матәм көне дип игълан ителгән.

Грузия хөкүмәте дүшәмбе көнне юл хәрәкәтен киметү өчен Тифлистә яшәүчеләргә эшкә чыкмаска киңәш итте. Су басудан соң шәһәрне чистарту белән шөгыльләнгән дәүләт оешмалары, банклар һәм хөкүмәт эшли. Ил буйлап матәм игълан ителгән. Грузия буйлап чиркәүләрдә һәлакәт корбаннары рухына дога кылачаклар.

Якшәмбегә каршы төндә каты яңгыр нәтиҗәсендә Тифлисне су басты. 13 кеше һәлак булды, 20 кеше әлегә кадәр табылмады, 40лап кеше яраланды, аларның бишесе хастаханәдә. 40лап гаилә тораксыз калды, йортлар, юллар җимерелде.

XS
SM
MD
LG