Accessibility links

Татар имамнары җыены. Өч сорауга бер җавап


VI Бөтенрусия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы
VI Бөтенрусия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы

Казанда узган дин әһелләре җыены ясалма тормыш, ясалма дин, ясалма милләт икәнлеккә дәлил булды.

Казанда узган дин әһелләре җыеныннан соң, өч сорауга җавап эзләдем:

1. Ни өчен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, өйләгә хәтле дин әһелләре җыенына килмичә, Чаллы Cабантуенда йөрде?

2. Ни өчен мөфтиләр Таҗетдин һәм Гайнетдин президиумга өйләдән соң, җыенга Татарстан президенты килгәч кенә менеп утырдылар һәм чыгышларын да ул барында гына ясадылар?

3. Ни өчен Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров җыенда Миңнеханов барында башына түбәтәй киде, ул киткәч, аны салып куйды?

ҖАВАП: Бу аларның дингә, милләткә, бер-берләренә карата булган МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕН күрсәтә... Ягъни, ясалма тормыш, ясалма дин, ясалма милләт...

Ә чыны кайда? Чыны бармы? Һәрхәлдә, бу купшы залларда ул сизелмәде...

Фәүзия Бәйрәмова
Язучы, галимә, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG