Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Минем гаиләмнең шамаиле" бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде


"Минем гаиләмнең шамаиле" бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:10 0:00

"Минем гаиләмнең шамаиле" бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

12 июнь Казанның Кол Шәриф мәчетендә беренче русиякүләм шамаилләр бәйгесенә йомгак ясау тантанасы узды. "Шәһри Биләр" шамаиле белән беренче урын алган Фирдәвес Гыйрфанов шамаилләр ясау сәнгате үссен өчен тирәнтен гарәп телен өйрәнергә чакырды.

Шамаилләр бәйгесендә катнашучылар дүрт номинациядә бүлеп каралды: “Традицион татар шамаиле“,“Һәвәскәр каллиграфия”,“Балалар иҗаты”,“Гаилә ядкаре”.

Әлеге бәйге кысаларында 21 майда Болгарда ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне уңаеннан Кол Шәриф мәчетендә күргәзмә ачылды. Ислам мәдәнияте музеенда исә бәйгедә катнашмаган “Гаилә ядкаре” номинациясе шамаилләре эленгән иде.

"Минем гаиләмнең шамаиле" бәйгесендә Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Русиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән – Казакъстан, Австралиядән барлыгы 300дән артык эш кабул ителгән. Монда гаиләләрдә сакланган тарихи шамаилләр дә, бүгенге профессиональ каллиграфлар ясаганнар да, балалар эшләре дә булды, кыскасы, үз мөмкинлекләрен сынап карарга теләгән бөтен кеше дә катнаша алды. Конкурста катнашучыларның эшләрен һәрбер кеше www.tatar-sunduk.ru сайтына кереп ошаган шамаил өчен тавыш бирә алды.

Шамаилләр бәйгесенә нәтиҗәләр чыгару һәм йомгак ясау өчен Кол Шәриф мәчетендә тантаналы кичә оештырылды. Бәйрәмне “Яңа гасыр” каналыннан Илдар Кыямов һәм Ләйсирә Фазлыева алып барды. Мәчеткә бик күп кунаклар һәм дин әһелләре килде. Кереш сүзне Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов әйтте. "Тавыш" проекты аша танылган яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Энҗе Әхмәтҗанова, Базарбай Бикчәнтәев, олуг шәхесләрдән сәнгать осталары Миңгол Галиев, Геннадий Макаров мөнәҗәтләр башкарды.

Әлеге чара Татарстанның диния нәзарәте, республикада билгеле шамаил осталары, сәнгать белгечләре, мәчетләр, рухи мираслы татар гаиләләре, журналистлар һәм “Казан кирмәне” музей-тыюлыгы ярдәмендә оештырылды.

“Конкурс даими рәвештә барсын иде. Ел саен шулай матур итеп нәтиҗәләр ясап, яңадан-яңа зур һәм матур эшләргә сокланырга язсын дип телим”, диде “Казан кирмәне” мөдире, элекке мәдәният министры Зилә Вәлиева.

“Минем гаиләмнең шамаиле” бәйгесенең җиңүчеләренә килгәндә, өченче урынга "Әл-Ихлас" сүрәсе, авторы Әлфия Исхакова (Казан), икенчегә "Фатиха" сүрәсе авторы Чулпан Шәрифуллина (Чаллы) лаек булды.

“Чыннан да безнең сәнгатебезнең асыл көзгесе шамаил икән, аны үстерергә кирәк, аның киңлекләре, мөмкинлекләре чиксез. Әгәр дә эшли башласагыз, иң беренче гарәп әлифбасын үзләштерергә кирәк, гарәп телен белергә кирәк, бу бит Аллаһы Тәгаләнең теле. Без шуңа таянып яшибез”, диде "Шәһри Биләр" шамаиле белән беренче урын алучы Чаллыдан Фирдәвес Гыйрфанов.

Җиңүчеләргә өч меңнән алып егерме меңгә кадәр акчалата бүләк каралган иде. Ә балалар иҗаты номинациясендә җиңүчеләргә рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды.

Иң яхшы шамаилләр күргәзмәсе Кол Шәриф мәчетендә 15 июльгә кадәр узачак. Оештыручылар “Минем гаиләмнең шамаиле” бәйгесен ел саен уздырырга теләүләрен белдерде.

XS
SM
MD
LG