Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда хаталы әләмнәр эзләү башланды


Русия һәм Уфа көннәрен бәйрәм иткәндә башкалада Русия әләме төсләре буталганлыгы ачыклангач республиканың башка шәһәр һәм районнарында да хаталы әләмнәр эзләү башланды.

12 июньдә Русия һәм Уфа көннәрен бәйрәм иткәндә башкаланың ике мәйданындагы плакат-баннерларда Русия әләме төсләре буталган иде. Әләге вакыйгадан соң республиканың башка шәһәр һәм районнарында да хаталы әләмнәр эзләү башланды.

Ленин мәйданындагы сәхнә
Ленин мәйданындагы сәхнә

Русия һәм Уфа көннәрен бәйрәм иткәндә башкаладагы иң үзәк – Ленин мәйданындагы сәхнәнең хаталы әләмнәр белән бизәлүен хәбәр иткән идек. Анда Русиянең ак-зәңгәр-кызыл төсле әләме урынына ак-кызыл-зәңгәр төсләр белән эшләнгән әләм куелган иде. Шулай ук Уфадагы икенче – “Моторлар төзүчеләр мәдәният сарае” каршындагы мәйданда да әләмдәге төсләр буталган иде. Баксаң, мондый хаталар республика өчен ят күренеш түгел.

Күмертау шәһәрендә дә ил әләменең төсләре буталган. Бу да шул ук Русия көнен бәйрәм итүдә булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр булды.

Татарстанда хаталы элмә такталар эзләү кебек, Башкортстанда да социаль челтәрләрдә әләмнәрдән хата эзләү башланды.

Баймак районындагы “Талкас” шифаханәсе бинасы өстендәге дүрт әләмнән дә хата тапканнар. Русия, Израил, Башкортстан һәм Баймак районы символикасы төшерелгән әләмнәрдә статус буенча хата тапканнар. Имеш, иң беренче Русия әләменнән соң яһүд әләмен кую мантыйкка туры килми. Шулай ук башкортлар күпләп яшәгән Баймак районы әләменең дә соңгы урында җилфердәве социаль челтәргә фикерләрен чыгаручыларда ризасызлык тудырган. Интернеттагы шул ук чыганак әлеге “Талкас” шифаханәсе җитәкчесенең Евгении Арон булуын да ассызыклый.

Интернет челтәрендә андый хаталарның элегрәк тә булу турында язмалар күренә башлады. Мәсәлән, 2014 елның июлендә Уфаның Калинин районы мәхкәмәсенең бер бүлмәсендә Русия әләмен өстен-аска кую очрагы булган.

Хаталы әләмнәрне фаш итү дәвам итә.

XS
SM
MD
LG