Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туниста ял итүчеләргә һөҗүмдә кимендә 37 кеше һәлак булды


Cусс пляжына һөҗүм, 2015 елның 26 июне
Cусс пляжына һөҗүм, 2015 елның 26 июне

Сусс шәһәрендә диңгез буенда ял иткән туристларга билгесез кешеләр ут ачып кимендә 37 кеше һәлак булды, 36сы яраланды.

Тунис хакимиятләре җомга көнне террор һөҗүмендә һәлак булганнарның саны 37гә җитте дип белдерде, 36 кеше яраланган. Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2-3 кешенең хәле аеруча авыр. Һәлак булганнар арасында Тунис, Британия, Германия һәм Бельгия ватандашлары бар. Сусс башкаладан 140 чакрымда урнашкан Европа туристлары яратып йөри торган шәһәр. Русия туризм агентлыкларының берсе бу көннәрдә һөҗүм булган кунакханәдә Русиядән ике дистәләп турист булганын хәбәр итте, аларның берсе яраланган. Һөҗүм өчен җаваплылыкы үз өстенә "Ислам дәүләте" сугышчылары алды.

Җомга шулай ук Франция көнчыгышындагы Сен-Кантен-Фаллавье шәһәрендә газ җитештерү ширкәтенә һөҗүмдә бер кеше үтерелде, тагын бер кеше яраланды.

Күвәйт башкаласы Әл-Күвәйттәге мөселман шигыйлар мәчетендә җомга интихарчы бомба шартлату нәтиҗәсендә дистәләп кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG