Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ифтарлар безне берләштерә"

Казанда III республикакүләм ифтар үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:05 0:00

Казанда III республикакүләм ифтар үтте

Казанда үткән III республикакүләм ифтарда 5 мең катнашты, аларны 500 волонтер хезмәтләндерде. Татарстан мөселманнары белән бергә Татарстан президенты вазифаларын үтәүче Рөстәм Миңнеханов белән дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә авыз ачты, намаз укыды.

Быел да ифтар урыны үзгәрешсез калды, масштаблы авыз ачу мәҗлесе "Казан Арена" стадионында узды. Бирегә бары тик махсус чакыру кәгазе булучылар гына уза алды. Оештыручылар әйтүенчә, алар Татарстанның барлык район мөхтәсибәтләренә тигез итеп бүлеп таратылган, балалар йортлары, инвалидлар онытылмаган. Аларны махсус автобусларда озата килгәннәр.

Ифтар кичке 8дә башлана диелсә дә, кунаклар стадион янына бер сәгать алдан килә башладылар. Алдан килүчеләр отты, чөнки машина кую урыны чикле иде. Парковка урынында да машиналар кем ничек тели, шулай куйган, тәртип чамалырак булды дип зарланучылар булды. Барысы да стадионга тимер эзләүче махсус капкалар аша узды, барлык җирдә дә полиция хезмәткәләре тәртип саклый иде. Берничә ашыгыч ярдәм машинасы да әзер тора иде.

Республикакүләм ифтар
Республикакүләм ифтар

Сүз уңаеннан, аларның ярдәме кирәк булды. Волонтерлар арасында хәле бетеп киткән егет бар иде. Табиблар аңа су эчәргә, ашап алырга тәкъдим итсә дә, ул: "Тагын бераз гына түзәм", дип карышты. Янында җыелган әби-бабайлар аны җәлләп үзара: "Алар инде берничә көн буена йөгереп йөри! Без киләбез да ашап китәбез дә ул, ә алар уразада килеш әзерли, тегесен-монысын ташый, иртәнгә кадәр җыештыра. Ә көннәр бит эссе! Әлсери инде кеше, һушын да югалта. Савабы була күрсен!" дип сөйләшеп торды. Керүгә үк теләгән кешеләргә шешәләрдә су алырга мөмкинлек тудырылган иде.

Миңнеханов белән Шәймиев бергә, Метшин аерым

Кешеләр җыелган арада стадионның зур экраннарында дини темага ясалган видеолар күрсәтелде, мөнәҗәтләр әйтелде. Татарстан баш казые Җәлил Фазлыев кыска вәгазь укыды. Узган елны бу эшләр стадион эчендә ук уздырылды, кешеләр трибуналарда утырып вәгазь тыңлады. Быел су спорт төрләре дөнья чемпионаты узу сәбәпле стадионда бассейн оештырылган, шуңа эчкә кереш булмады. Кичке сәгать 20.15тә стадионның ике баскычыннан кешеләрне уздыра башладылар. Халык ике агымга бүленеп, өскә менде. "Хатын-кызлар ирләргә караганда күбрәк икән", дип күзәтүчеләр дә булды. Ахшам намазы урамда укылды, стадион алдына келәм җәелгән иде. Узган елда һәрберсенә аерым намазлык таратылды. Быел оештыручылар моннан баш тарткан, чыгымлырак, күрәсең.

Намаз вакыты
Намаз вакыты

Намаз вакыты җитүгә Рөстәм Миңнеханов белән Миңтимер Шәймиев килеп җитте. Азан әйтелеп, алар да барысы белән бергә су эчте. Аларның һәр хәрәкәтен күзәткән ак яулыклы әбиләр: "Сөбханналла, Шәймиев ураза тота кебек, бик тәмләп суны эчте бит!" дип сөенеште. Республикакүләм ифтарга аның беренче килүе булса кирәк. Сүз уңаеннан, алардан башка бүтән министрлар, аппарат хезмәткәрләре күзгә чалынмады. Казан мэры Илсур Метшинның шул көнне "Ярдәм" мәчетендә мең кешегә ифтар уздырганы билгеле булды, ул шунда авыз ачкан. Түрәләр, Төркия, Иран илчеләре, мөфти Тәлгать Таҗетдин, Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Җәлил хәзрәт Фазлыев белән бер сафка басып намаз укыды.

"Акча мөһим түгел"

​Намаздан соң мөселманнарны табынга дәштеләр. Ирләр хатын-кызлардан аерым утырды. Һәрберсенә ланч-бокс куелган иде. Эчендә - пылау, тавык һәм сыер итеннән колбаса, яшелчәләр, җимешләр, кайнар чәй. Моннан тыш өстәлләрдә мулдан җиләк-җимеш, итле һәм татлы камыр ризыклары бар иде.

Намаз вакыты
Намаз вакыты

Русия мөселман эшмәкәрләре берләшмәсе җитәкчесе Марат Кабаевтан ифтарны уздыруның чыгымнарын кем каплады дип сорагач, "Мөселман эшкуарлары ярдәм итте. Шактый күп җитештерүчеләр дә ризык продукциясен бирде. Күпмегә төшкәнен әйтү дөрес булмас, бу мөһим дә түгел. Зур масштабтагы бәйрәм узды, барысы да канәгать дип булды дип уйлыйбыз, сөенәбез. Мин мондый чарада беренче тапкыр, күңелләрне күтәрә торган чара. Үзем берничә ел ураза тотам", дип сөйләде Кабаев.

Киләсе елда ничә кеше була?

Түрәләр дә халык белән бергә авыз итте. Сүз унаеннан, илбашларының сакчылары күбесе чигүле түбәтәйдән иде. 21.20 сәгатьтә алар инде барысы да китеп барды. Журналистлар белән алар аралашмады.

Авыз ачу
Авыз ачу

Татар мөфтие Камил Самигуллин олы кунакларны озаткач, журналистлар белән дә очрашты. Ул да канәгать иде. Азатлык радиосы хәбәрчесе, махсус чакыру кәгазьләре белән ифтар уздыру бәйрәмнең мәгънәсе югалмыймы, дип кызыксынды. Күбесе эләгергә тели, әмма мөмкинлек юк, гәрчә ул бәйрәм барысына да ачык булырга тиеш. "Чакырулар булмаса, 5 мең кеше урынына 10 мең кеше килер иде. Ә сый-хөрмәт барысына да җитмәсә, үпкәләүчеләр күп булыр иде. Керә алмаучылар булгандыр, әмма аларга ланч-бокслардагы ризык таратылды. 2011 елда Меңьеллык мәйданда мең ярым кеше катнашты, узган ел без ике мең ярым идек, ә быел - биш мең кеше. Киләсе елда Алла бирсә тагын да күбрәк булырбыз.

Ураза тотучылар күбәя, яшьләрнең өйдә утырасы килми, өммәт белән авыз ачу күңелле бит! Төрле җирләргә барып авыз ачу модасы барлыкка килде. Ифтарлар безне берләштерә, аралаштыра, дуслаштыра. Казан мәчетләренең һәрбәрсендә диярлек зурлап ифтарлар уздырыла", диде ул.

Азатлык шулай ук мөфтинең уразасы ничек узуы хакында кызыксынды. "Авыр түгел, Аллаһ ярдәм итә. Рамазанның барлык көннәрем дә алдан планлаштырылган. Өйдә гаиләм белән авыз ачырга да туры килми. Кичә генә ифтарга Баулыга бардык, аннан кайтканчы иртәнге намаз вакыты җитте. Соңгы ун көнне үзебезнең мәчеттә булачакбыз иншаллаһ", дип җавап бирде.

Казанда өченче зур ифтар

Зур ифтар башланыр алдыннан "Казан-Арена" стадионы яны 
1/33 Зур ифтар башланыр алдыннан "Казан-Арена" стадионы яны 
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
2/33

Татар журнал-китаплары дизайнеры Ратмир Әхияров (у)
3/33 Татар журнал-китаплары дизайнеры Ратмир Әхияров (у)
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
Ничек керәсен аңламаган бабай
4/33 Ничек керәсен аңламаган бабай
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
5/33

"Казан-Арена" стадионы мәйданчыгына керер алдыннан сак хезмәте, полиция тикшереп кертте
6/33 "Казан-Арена" стадионы мәйданчыгына керер алдыннан сак хезмәте, полиция тикшереп кертте
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
Волонтерларзур ифтар урынына керү юлын күрсәтә
7/33 Волонтерларзур ифтар урынына керү юлын күрсәтә
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
8/33

9/33

Журналист Рәшит Минһаҗ (уртада)
10/33 Журналист Рәшит Минһаҗ (уртада)
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
Җырчы ИлСаф (с)
11/33 Җырчы ИлСаф (с)

Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин (с) һәм эшмәкәр Наил Галәвиев 
12/33 Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин (с) һәм эшмәкәр Наил Галәвиев 
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
Татар мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре, журналистлары, сулдан: Илназ Фәйзуллин, Илнар Хөснуллин, Илдар Миргалимов һәм Данил Сәфәров
13/33 Татар мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре, журналистлары, сулдан: Илназ Фәйзуллин, Илнар Хөснуллин, Илдар Миргалимов һәм Данил Сәфәров
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
14/33

Әбиләр...
15/33 Әбиләр...

... һәм бала
16/33 ... һәм бала

Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Әхмәт Халиков район имамнары белән
17/33 Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Әхмәт Халиков район имамнары белән
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
Уңнан: "Казан кирмәне" мөдире урынбасары Марат Гатин, Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе, элекке депутат Фәрит Мифтахов
18/33 Уңнан: "Казан кирмәне" мөдире урынбасары Марат Гатин, Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе, элекке депутат Фәрит Мифтахов
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
Татарстанның Балык бистәсе районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков (с) әнисе һәм райондашлары белән
19/33 Татарстанның Балык бистәсе районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков (с) әнисе һәм райондашлары белән
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов
20/33 Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
Татарстан мөтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин
21/33 Татарстан мөтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
22/33

"Яңа гасыр" каналы журналистлары
23/33 "Яңа гасыр" каналы журналистлары
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
Халык арасында, уртада Татарстан хөкүмәте башлыгы киңәшчесе Линар Якупов
24/33 Халык арасында, уртада Татарстан хөкүмәте башлыгы киңәшчесе Линар Якупов
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
25/33

26/33

Ланч-бокс
27/33 Ланч-бокс

Зур ифтарга Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов кушылды
28/33 Зур ифтарга Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов кушылды
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин волонтерлар белән
29/33 Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин волонтерлар белән
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
Зур ифтарда хатын-кызлар өстәле
30/33 Зур ифтарда хатын-кызлар өстәле
26 июнь Казанда республикакүләм ифтарда билгеле татар шәхесләре күп түгел иде. Азатлык хәбәрчесе аларны меңләгән халык арасыннан эзләде. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды. Оештыручылар чакыруларны барлык катламнарга җибәрдек дисәләр дә, язучы-шагыйрьләр, җырчы-артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бармак белән генә санарлык булды.
Ир-атлар өстәле
31/33 Ир-атлар өстәле

32/33

33/33

Previous slide
Next slide

Республика ифтары инстаграм фотоларында

This item is part of
XS
SM
MD
LG