Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ясәвиев: "Русиядә гаепсезне дә җинаятьче итәргә мөмкиннәр"


КФУ галиме Искәндәр Ясәвиев
КФУ галиме Искәндәр Ясәвиев

Казандагы мәхкәмә КФУ галиме Искәндәр Ясәвиевне вак хулиганлыкта гаепләү карары чыгарды. Казан хокук яклау үзәге әлеге гаепләүне Татарстан югары мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена. Ясәвиев Русиядә гаебе булмаган теләсә кемне җинаятьче итәргә мөмкиннәр ди.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 26 июнь көнне Казан федераль университетының социология кафедрасы галиме Искәндәр Ясәвиевне, вак хулиганлыкта гаепләп, тәртип бозган өчен 600 сум түләргә дигән карар чыгарды. Галим бу гаепләүне нахакка яла ягу дип бәяләде. Аның сүзләренчә, Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов якын арада Вахитов районы мәхкәмәсе карарын Татарстан югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәк.

"Минем белән булган хәл Русиядә гаебе булмаган теләсә кемне җинаять йә булмаса административ җавапка тартырга мөмкинлегенә тагын бер дәлил булды. Мәхкәмә системасын, хокук саклау оешмаларын алсак, аларда кануннарга нигезләнгән кешеләрнең хокукларын яклау механизмнары юк. Хакимиятне үз кулларында тотканнар каршында кешеләр бөтенләй яклаусыз, аларны теләсә нәрсәдә дә гаелпәргә мөмкиннәр", ди Ясәвиев.

23 июнь көнне галим Казансу елгасы буендагы инвалидлар, бала арбалы әти-әниләр һәм өлкәннәр өчен җайланмаган баскычларны фотога төшереп йөри. "Киртәләрсез шәһәр" инициатив төркеме әлеге рәсемнәрне Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановка җибәрде һәм Казанда яр буйларын төзекләндергәндә мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең теләкләрен дә истә тотуны, моңа кадәр җибәрелгән җитешсезлекләрне төзәтүне үтенде.

Ясәвиев Җиһаншинның машинасын фотога төшереп ала
Ясәвиев Җиһаншинның машинасын фотога төшереп ала

Ясәвиевнең фотога төшереп йөрүе Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсе башлыгы Равил Җиһаншинның күңеленә хуш килмәгән. Ул җәяүлеләр йөри торган сукмактан машинасы белән үтеп барган була. Бик дорфа итеп Ясәвиевтән: "Нәрсә эшләп йөрисең монда?" дип сорый. Галим нишләп йөргәнен аңлатып бирә. Җиһаншин: "Синең моннан соң монда аяк эзең дә булмаячак", дип белдерә. Ясәвиев яр буйларының шәһәр кешеләренеке икәнен әйтеп аның сүзләренә каршы төшә. "Сөйләшү вакытында мин аның кыяфәтеннән Равил Җиһаншин икәнен танып алдым", ди Ясәвиев. Җиһаншин кузгалып китә башлый һәм Ясәвиев аның машинасын да фотога төшерә. "Җәяүле юлында машина белән йөрү яраганны-ярамаганны беләсем килде", ди Ясәвиев.

Җиһаншин машинасыннан сикереп төшә, Ясәвиевнең күлмәгеннән эләктереп ала һәм иң өстен ерта. Шунда ук ике кеше килеп чыга. Алар, "Вечерняя Казань" язуынча, Җиһаншин карамагындагы "Кантина" ресторан комплексы белән килешү төзегән сак оешмасы хезмәткәрләре, берсе – иминлек хезмәте башлыгы Андрей Капаев була.

"Җиһаншин аларга агачларны сындырган һәм сүгенгән өчен, әлеге гамәлләрне кылмасам да, мине тоткарларга кушты", ди Ясәвиев. Шуннан соң Ясәвиевне Япеев урамындагы полиция бүлегенә алып китәләр. Полиция бүлегендә сакчылар тәртип бозды дип Ясәвиев өстеннән, ә Ясәвиев Җиһаншин өстеннән "күлмәгемне эләктереп алып ертты" дип гариза яза. Ясәвиев сүзләренчә, сакчылар язган гаризаны аңа танышу өчен бирмәгәннәр.

26 июль көнне Ясәвиевне полиция бүлегенә чакыралар, өстеннән язылган гариза белән бергә административ тәртип бозды дигән карар да күрсәтәләр һәм тоткарлап Вахитов районы мәхкәмәсенә алып китәләр.

Ясәвиев белән булган хәл турында мәгълүмат чаралары язып чыккач, Татарстан президентының паркларны төзекләндерү эшендә киңәшчесе Наталья Фишман 26 июньгә кадәр берничә тапкыр Ясәвиевкә шалтырата.

"Без аның белән таныш түгел, ул үзе шалтыратты һәм, аңлавымча, ул бу вазгыятьтә арадашчы ролен үз өстенә алган. Татарстан президенты киңәшчесенең бу рольне үз өстенә алуы шулай ук сорау тудыра. Мин аңа рәхмәтлемен, чөнки ул без үзара аңлашсын өчен тырышты. Әмма мин аның ниятләре уңышсызлыкка очрады дип әйтер идем. Фишман ике як та бер-берсе өстеннән язган гаризаларны, Җиһаншин сакчылары үзләренекен, ә мин үземнекен кире алсак яхшы булыр иде дип әйтте. Мин Җиһаншин гафу үтенгәннән соң гына үземнең гаризамны алачакмын дип әйттем. Миңа аның телефоннан шалтыратып гафу үтенүе дә җитә иде. Әмма шалтыратучы булмады", ди Ясәвиев.

Ясәвиев фикеренчә, ике арада сөйләшкәннәрне Фишман Җиһаншинга җиткергән һәм депутат галимнең шарты турында белә. Нигә Җиһаншин кешеләрчә гафу үтенергә теләми дигән сорау да туа.

Равил Җиһаншин
Равил Җиһаншин

"Минемчә, Равил Җиһаншин кебекләргә киң күңеллек бөтенләй ят. Бу хәлдә аның үзен кулда тота алмавы, контролен югалтуы гына түгел, ә дөреслекне белә торып, үзенең сакчыларына мине хулиган итеп күрсәтергә дигән күрсәтмә бирүе, бигрәк тә күңелгә ятышсыз хәл. Янәсе мин җәмәгать урыныда тавыш куптарып сүгенгәнмен, агачларны сындырганмын. Әлеге хәл аларның теләсә нинди башбаштаклык эшли алабыз, беркайчан да җавапка тартмаячаклар дип яшәгәнлеген күрсәтеп тора. Хакимияттә телим икән теләсә кемне төрмәгә утыртам, теләсә кемне җавапка тарттырам дип яшәүче типлар да бар. Андый кешеләргә киң күңеллек, башкаларны аңларга тырышу бөтенләй ят", ди Ясәвиев.

Җиһаншин өч тапкыр Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булып сайлана. Хәзер ул Дәүләт шурасында канунилык һәм тәртип комитеты әгъзасы да.

Күлмәген ерткан өчен Ясәвиевнең Җиһаншин өстеннән язган гаризасы әле каралмаган. Галим ун көн эчендә берәр карар булыр дип көтә.

Узган ел июнь аенда Равил Җиһаншинның юлдагы гамәле зур шау-шу тудырды. Юлда агрессив рәвештә машина йөртеп тотылган Җиһаншинга Татарстан Дәүләт шурасының этика комиссиясе низагта зыян күрүчеләрдән гафу үтенергә тәкъдим иткән иде.

XS
SM
MD
LG