6 июльдә ясаган белдерүендә, Варуфакис, премьер-министр Алексис Ципрас, эштән китүем “килешүгә ирешүне җиңеләйтәчәк” дип хәл итте, диде.
Ул “5 июльдәге референдум кечкенә илнең зур бурыч тагуга каршы торуы буларак тарихка кереп калачак” дип саный.
Шулай ук ул Евро төркемдә кайбер тарафларның аның китүен теләде дип тә ишарәләде.
Якшәмбе көнне булган тавыш бирүдә референдумда катнашучыларның 61,31% илне алга таба кредитлау өчен Европа берлеге һәм Халыкара валюта фонды куйган шартларга “юк” дигән җавап бирде. 38,69% катнашучы таләпләрне яклап чыкты.
7 июльдә ашыгыч рәвештә Европа Берлегенең чираттан тыш утырышы планлаштырылган.