Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары башланды


Уфага ШОС һәм БРИКС илләре җитәкчеләре килә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:23 0:00

Уфада ШОС һәм БРИКС саммитларына килүче чит илләр башлыклары белән Русия җитәкчесе арасында аерым икеяклы очрашулар уза.

Ил җитәкчеләреннән тәүге булып Көньяк Африка дәүләте башы Джейкоб Зума Уфага 7 июльдә килгән иде. Соңгы көннәрдә Башкортстанда һава салкынаю сәбәпле, ул шактый туңган. Аның җәмәгате Глория Бонги Нгема сүзләренә караганда, ул өч хатын-кыз белән бергә Уфадагы “Планета” сәүдә үзәгенә барып, иренә җылы киемнәр сатып алырга мәҗбүр булган.

8 июльдә иртәнге якта Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон Уфа һава аланына аяк басты. Аннан соң Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин, төштән соң Русия президенты Владимир Путин һәм Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди килде. Кичен Белоруссия президенты Александр Лукашенко һәм Бразилия президенты Дилма Русеф килде. 9 июльдә Уфага тагын җиде ил башы киләчәк.

Уфага иртәнге якта килгән Таҗикстан президенты иң тәүге эш итеп Уфа дәүләт нефть техник университетында укучы ватандашлары белән очрашты. Ул очрашуда 50 таҗик студенты катнашты. Эмонали Рахмонга уку йортының шәрәфле профессоры дигән исем бирелде.

Уфада Русия-Кытай очрашуы
Уфада Русия-Кытай очрашуы

Саммитның эшчәнлегенә килгәндә, БРИКС үсеше банкы төзелде. Аның гомум күләме 100 миллиард доллар. Кытайның андагы өлеше 41 миллиард доллар. Бразилия, Һиндстан һәм Русия 18әр, Көньяк Африка дәүләте 5 миллиард доллар күләмендә акча бүләчәк. Бу банк БРИКС илләрендәге финанс стабильлекне саклау өчен файдаланылачак.

Holliday Inn кунакханәсендә БРИКС шурасы вәкилләре утырышы узды. Анда көннең беренче яртысында Русия вәкилләре чыгыш ясады. Инвестиция хезмәттәшлеге турында декларация каралды.

Көннең икенче яртысында БРИКС шурасы вәкилләренең Башкортстан хакимияте һәм эшлекле даирәләре белән очрашуы узды. Анда Башкортстан ягына файдалы килешү өлгеләре дә кабул ителде. Шуларның берсе – Һиндстанның Башкортстанда авыл хуҗалыгы өчен ашлама җитештерү ширкәте төзү карары. Ул ширкәт ашламаларны тәү нәүбәттә Һиндстанга экспортлаячак. Кытай вәкилләре икенчел чималдан тимер эретү ширкәте, шикәр җитештерү, рапс орлыгыннан май чыгару ширкәте төзиячәк.

Русия күләмендәге эш нәтиҗәләренә килгәндә, Һиндстан белән “Роснефть” арасында озак вакытка исәпләнгән килешү имзаланды.

Владимир Путин Һиндстан вәкилләре белән сөйләшә
Владимир Путин Һиндстан вәкилләре белән сөйләшә

Русия президенты Владимир Путин Кытай, Таҗикстан, Һиндстан, Белоруссия һәм Көньяк Африка дәүләте башлары белән кыска вакытлы очрашулар уздырды. Кичен Владимир Путин ил җитәкчеләре белән аш табыны артында рәсми булмаган сөйләшү уздырды.

Иң төп чаралар 9 июльдә узачак. Ул Русия президентының тәбрикләве белән ачылачак. Аннан соң БРИКС илләре лидерларының БРИКС шурасы әгъзалары белән очрашуы каралган.

Төштән соң БРИКС илләре җитәкчеләре тар даирәдә очрашачак, уртак документлар кабул ителәчәк һәм имзаланачак. Кичен БРИКС илләре җитәкчеләре оешмага кермәгән ил башлары белән очрашачак. Шулай ук Русия президенты чарада катнашкан башка ил башлары белән очрашачак. Аның Иран президенты Хәсән Роухани белән очрашуы Уфаның “Ихлас” мәчетендә узачак. Моны “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм дә дәлилләде.

XS
SM
MD
LG