Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел үсешенә иҗтимагый-социаль шартлар кирәк


Татарстанда сыйфатлы икетеллелек урнаша алмады.

"Татарстан Республикасында 2015-2030 елларда Милли мәгариф системын үстерү" дигән яңа концепция булдырылу уңаеннан сораштыру уздырыла икән. Миннән дә "Яңа чор милли мәгариф концепциясе нәрсәгә игътибар итәргә тиеш? Нәрсәгә игътибар бирергә, нәрсәне исәпкә алырга кирәк?", дигән сорауларга җавап бирүемне сорадылар.

Җавабымны язу озакка сузылды шул – өзлексез өч көн утырдым шуның белән. Шунда язган фикерләремнән берничәсен генә сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм. Текстның тулысы озакламый басма рәвештә дөнья күрер дип ышанам.

Бүген җир шарында булган 7 меңгә якын телләрнең 95 проценты бу гасыр азагында юкка чыгуга дучар. Белгечләр раславынча, телләрнең югалу процессы аерым җәнлекләр һәм үсемлекләр юкка чыгуыннан да кызурак бара. Мәшһүр Америка тел белгече Кеннет Хейл җир шарында бер телнең юкка чыгуын Лувр музееның юкка чыгуына тиңли. Тел ул – гади аралашу чарасы гына түгел, ул шул телне кулланучы этник группаның мәдәнияте белән үрелеп бара, ул халыкның рухи эшчәнлеген чагылдыручы чара. Телдә халыкның рухы да, табигате дә һәм тормыш-көнкүреше дә ачык чагыла. Тел өйрәнү ул тарихчылар һәм археологлар ирешә алмаслык серләрне ача төшә, халыкның рухият тамырларын ачып сала. Телдә халыкның көнкүреш һәм рухи тормышы, үткәне, хәзергесе һәм киләчәге чагыла. Шуңа күрә җир шарында кечкенә генә бер халыкның да юкка чыгуы кайтарылмаслык мәдәни югалту фаҗигасенә тиң.

Моны истә тотып, алдагы 15 елга Татарстан республикасында Милли мәгариф системын үстерү концепциясен булдыруны, hичшиксез, гаять актуаль hәм выкытлы чара дип бәялисе генә кала. Шулай булуга карамастан, асылына карасак, бу концепция милли мәгарифнең төп максатына ирешүгә ярдәм итә ала микән? Максат дигәндә, матур, купшы, фәнни сүзтезмәләрнең асылында, минем аңлавымча, ялгышмансам, ике әйбер ята: милли үзаңы югары дәрәҗәдә булган, туган телендә сөйләшүне гамәлгә керткән, үзенчәлекле югары сыйфатлы мәдәниятле милләт тәрбияләү. Ләкин мәгариф өлкәсе белән генә чикләнеп, мәктәп кысаларында гына бу максатка ирешеп булмый шул. Ни кадәр методик яктан алга киткән, инновацион, камил педагогик алымнар, уку-укыту җиһазлары, әсбаблары куллансак та, күпме ачык дәресләр, бәйгеләр һәм башка чаралар уздырсак та, күпме туган телдә сөйләшүне, милли мәдәниятне үзләштерүне бик кирәкле, мөһим нәрсә дип сөйләсәк тә, әгәр дә аларның үсешенә иҗтимагый-социаль шартлар тудырылмаса, нәтиҗәгә ирешеп булмый. Моңа дәлил буларак соңгы ике дистә ел эчендә дәүләт тарафыннан телләр үстерү сәясәтенә карата кулланылган чараларны искә төшерә алабыз.

Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы канун кабул ителгәнгә ничәмә-ничә еллар узды, бу канунга инде үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында да тагын бер канун кабул ителгән иде. Татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә ашыру дәүләт програмы эшләп килә. Ул програм республикабызга башта 50 миллион сумга төшкән иде. 2004 елда 9 елга дип кабул ителгән яңа програм бу саннан икеләтә күп бюджетны тәшкил итте. Сорау туа – әлеге чаралар нәтиҗәсендә татар теле чын мәгънәдә дәүләт теле була алды микән?

Иң беренче чиратта телнең яшәеше, киләчәге буыннар дәвамчылыгы, яшьләр белән бәйле. Соңгы елларда татарча сөйләшергә теләүче яшьләр саны арта дигән фикер йөртүчеләр шактый. Чыннан да, Казанда гына ел саен төрле мәктәпләрдән, урта белем бирү йортларыннан 16 меңгә якын бала татар телен өйрәнеп чыга. Ләкин, шуңа карамастан, гамәлдә бөтен дөнья татарларының башкаласы булган Казанда татар телендә сөйләшүчеләр саны әллә ни артмый. Татар яшьләренең күпчелеге туган телен белми, белергә омтылмый да. Ә тел бит ул сөйләмдә кулланылыш тапкан очракта гына яшәргә сәләтле. Татар теленең киләчәген күзаллау өчен гади генә социологик күзаллау ясау житә. Үзебезгә гади генә бер сорау куеп, аңа ихлас рәвештә җавап биреп карыйк: кайсыбызның балалары, оныклары татар телен яхшы белеп, аны дуслары, яшьтәшләре белән даими рәвештә аралашу теле буларак куллана? Әгәр дә жавабыбызны дөреслеккә, хакыйкатькә хыянәт итмичә, реаль ситуациядән чыгып бирәбез икән, “әйе” дип авыз тутырып әйтә алучылар саны бик аз булачак шул.

Әйе, рәсми саннар, хисап ясау ягыннан карасак, татар теле үсешен чагылдыручы үзгәрешләр шактый. Ләкин, моңа карамастан, чын мәгънәдә яхшы сыйфатлы икетеллелек Татарстанда урнашмады. Бу парадоксаль күренешнең төп сәбәбен белгечләр дә, киң җәмагатьчелек тә хөкүмәтебезнең татар теленә карата булган эзлексез, икеләнүчән сәясәтендә күрәләр. Соңгы вакытларда Татарстан хөкүмәте тарафыннан татар теле статусын ныгыту өчен бернинди диярлек ныклы чаралар күрелми, дигән фикер еш очрый. Шәһәр администрацияләре органнарында һәм муниципаль оешмаларда, төрле сәнәгать ширкәтләрендә һәм оешмаларда эш итү теле буларак урыс теле генә кулланыла. Дәүләт телләрен куллануны регламентлаштыру норматив-хокуки нигез, квалификацион база булмавы ул милли мәгариф алдында гына торган проблем түгел, бу башка өлкәләргә дә кагыла.

Тел гамәли яктан куллануда булсын өчен, аңа ихтыяҗ булдырырга кирәк. Менә монда инде гаилә көче дә, хәттә җәмәгатьчелек көче дә җитми бугай. Һичшиксез, телебезнең киләчәген булдыру өчен Татарстан хөкүмәте һәм шәһәр хакимияте татар телен яклау һәм үстерү максатында хәлиткеч чаралар күрергә тиеш. Күптән түгел генә интернет челтәрендә Анатолий Волков дигән тел белгече бу мәсьәләгә багышлаган "Языковая политика в России: вытеснение нерусских языков в сферу факультативного" исемле мәкаләсен чыгарган иде. Шуннан бер өзек китерәм:

“Димәк, әгәр дә без системалы рәвештә эш алып бара башламасак, бу концепцияләр бары тик кәгазьдәге концепция булып кына калачак. Һәм моны аның төзүчеләре үзләре дә бик яхшы аңлый булса кирәк. Моның өчен мәгариф өлкәсеннән тыш дәүләт күләмендә һәм регионнар җитәкчелеге дәрәҗәсендә, сәүдә, транспорт, идарә итү, көнкүреш хезмәте өлкәләрендә дә сәяси, икътисади механизмнарны җигеп, берьюлы системалы, комплекслы рәвештә эш алып бару зарури. Югыйсә, торгынлык заманындагы анекдоттагы сыман паездыбыз бик житез алга чаба дип күз буяу ниятеннән туктап торган поездның вагоннарын селкетү кебек була бу.

Резедә Сәфиуллина
Тарих институты галимәсе, филология фәннәре кандидаты

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG